erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең имтихан тапшыру бүлеге җитәкчесе Рәдис Гарифуллин: «Бик нык әзерләнергә кирәк булачак»

Практика буенча да яңалыклар күзәтелә.

Беренче апрельдән машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыруның яңа кагыйдәләре үз көченә керде.

Бу хакта безгә Арча эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең имтихан тапшыру бүлеге җитәкчесе Рәдис Гарифуллин аңлатма бирде.

– Иң беренче үзгәреш чит ил гражданнарына кагыла. Элек Россия гражданлыгы яки яшәү рөхсәте булганнар безнең илнең машина белән идарә итү таныклыгын алу өчен теорияне генә тапшыралар иде. Аннан теорияне дә, практиканы да өр-яңадан бирә башладылар. Хәзер 2024 елның беренче апреленә кадәр гражданлык яки яшәү рөхсәте алганнарга 2025 елның беренче апреленә кадәр медицина күзәтүе үтәргә, кулларында машина йөртү хокукы биргән таныклыгы булырга, 2000 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә, хәрби комиссариатка исәпкә басарга гына кирәк. Һәм ул ике машина йөртү хокукы биргән таныклыклы  була – үз илләренеке, безнең илнеке. 2025 елның беренче апреленнән яңадан элеккечә булачак. 2024 елның беренче апреленнән соң гражданлык яки яшәү рөхсәте алган очракта, А В М категорияләренә теорияне генә тапшыра, А В С Д категорияләренә теория дә, практика буенча да имтихан бирә, һөнәри уку да узарга тиеш була, – диде ул.

Шулай ук имтихан бирүдә дә үзгәрешләр бар. Элек теорияне тапшыра алмаганда, аны яңадан биреп карарга башта атна саен өч тапкыр, аннан ай саен мөмкинлек бирелә иде. Хәзер бер ай эчендә өч мөмкинлектән файдалана алмаса, алты айдан, анысы да уңышсыз булса, яңадан алты айдан соң гына бирә алалар. Димәк, бик каты әзерләнгән очракта гына машина йөртү таныклыгына ия булырга мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Практика буенча да яңалыклар күзәтелә. Элек автодромда үтә торган практик биремнәр хәзер шәһәр эченә күчкән. Аннан, хәтерлиләрдер әле, элек имтихан вакытында руль артына утыру белән куркынычсызлык каешы такмаган өчен машинадан төшереп үк калдыралар иде. Биш хата ясаса, имтиханны тапшыра алмаган булып саналды. Хәзер ул бераз җиңеләйде, штраф баллары күләме биштән җидегә кадәр арттырылды. Дөрес, бер шарты бар, ул җиңел хаталар булырга тиеш. Тупас хата икән, шунда ук төшеп кала.

– Иң элек заманнарда имтихан тапшыручы янында инструктор, артта ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәре утырып хаталарны барлап бара иде. Аннан ул үзгәрде. ЮХИДИ хезмәткәре алга күчте. Хәзер яңадан элекке хәленә кайта. Әмма бер шарт белән. Инсруктор имтихан тапшыручыга булышырга дип    алдындагы запас педальләргә басса, ул, ЮХИДИ хезмәткәре билгеләп кую өчен, хатаны күрсәтеп тавыш бирергә яки яктыртылырга тиеш. Бездә әлегә бу юк, әмма эшләнү стадиясендә, – диде Рәдис Гарифуллин. – А категориясенә (мотоцикл) имтихан тапшыручыларга практик биремнәргә яңалык кертелде. Ул имтихан барышында тар полосадан кырыйга чыкмыйча ун метр үтәргә тиеш була. Элек хәрби комиссариат аша 18 яшьтән укытып С категориясен алганнан соң, С Е категорияләре өчен бер ел стаж сорала иде. Хәзер исә 17 яшьтән укып, 18 яшьтә С Е категориясен алган очракта стаж соралмый. Әмма ул хәрби машиналар өчен генә бирелә. Аннан В С Е Д категорияләре булганнарга (бер ел стаж белән) В Е, Д Е категорияләре автомат рәвештә бирелә.

Исерек килеш руль артына утырып юлга чыгып машина йөртү таныклыгын алдыручыларга кагылышлы үзгәрешләр дә бар. Элек алар билгеле бер вакыттан соң имтихан тапшырып таныклыкны ала иде. Хәзер аларны имтиханга кертмәячәкләр. Бер ел үткәннән соң гына укып категория алырга мөмкин булачак.

– Хәрби комиссариат белән берлектә эш алып барабыз. Хәрби комиссариатка килмичә качып йөргәннәргә яки дезертирларга машина йөртү таныклыгы бирелми. 30 яшькә кадәргеләр безгә килгәнче хәрби комиссариаттан рөхсәт язуы алырга тиеш була. 30 яшьтән узганнарның дезертир түгелме икәнлеге тикшерелә, – диде имтихан тапшыру бүлеге җитәкчесе. – Бездә имтихан бирә торган 14 автомәктәп бар. Моңа Арчадан тыш Кукмара, Балтач, Биектау, Әтнә, Теләче районнары ДОСААФ оешмалары һәмавтомәктәпләре дә керә. Җыелыш үткәрелеп, аларның җитәкчеләренә беренче апрельдән кергән яңалыклар аңлатылды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X