Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бик яман телле кешеләр бар бит

    Бу сүз безгә малай вакыттан таныш. Авылда  чиктән тыш усал, телчән кешеләр турында: “Телеңә тилчә чыкса ярар иде!” – дип әйтәләр иде. Ә тилчәнең тагын бер мәгънәсе – тишелеп ага торган шеш. Телеңә  шеш чыкканны күз алдыңа китереп кара әле!

    Чыннан да, бик яман телле кешеләр бар бит. Заманында сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Юмор белән күңелләрне күтәрә торган бер танышым бу уңайдан бер мәзәк сөйләгән иде. Шундый ике хатын-кыз кычкырыша торгач җавапка сүз таба алмый башлаганнар. Җавапка чираты җиткәне аптырагач соңгы сүзе итеп: “Сине “УАЗ” машинасына утыртып йөрткәннәр!” –дигән имеш.

    Малай чакта без тилчә сүзенең ящур дигән хәтәр авыруны да аңлатканын белми идек. Халык телендә ул ящур булып яшәде һәм яши.

    Көннәрдән беркөнне авылда “Ящур авыруы чыккан, карантин игълан итәләр икән”, – дигән хәтәр сүзләр таралды. Бер кичне авылга көтүне дә кайтармадылар, көтүне Олы болын дип йөртелгән болынга япканнар. Хатын-кызлар сыерларны  шунда төшеп саудылар. Бу узган гасырның 60нчы еллар башы иде.

    – Минем дә малай вакытлар иде, – ди Татарстан Республикасының атказанган  ветеринария табибы Мөхәммәт Шәрәфиев. – Минем әти Мифтахетдин Сталинград сугышында авыр яралана, кайткач аны 1944 елда Алабугадагы кече ветеринария фельдшерлары әзерләү курсына укырга җибәрәләр. Ул Казанка, Бимәр, Чыпчык якларында ветеринария фельдшеры булып эшләде. Кулы җиңел дип үгез, тәкәләрне шуңа печтерәләр иде.  Әнә шул ящур буенча карантин игълан ителгәч авылга кайтмыйча (ярамый!) Чыпчыкта яшәде, сыер фермасы шунда иде. Безнең Казанка авылы башына шлагбаум куйдылар. Мәрхүм Билалетдин абый шунда сакта тора, безне чыгармый иде.

    Мин ветеринария табибы булып эшләгәндә 1982 елга кадәр ящурга каршы ел саен барлык терлекләргә вакцина ясый идек. Шуннан соң әлеге чир бетте, дип исәпләделәр булса кирәк, мондый чара тукталды.

    Реклама

    Бетмәгән икән шул, каһәр! Соңгы вакытта тагын хәвефле хәбәрләр килә башлады. 9 февральдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Арчада шушы мәсьәләгә багышлап киңәшмә үткәрде.

    Мин без бала чакта кертелгән карантин вакытында авылларга шлагбаум куюларын әйтеп үткән идем. Бүген инде мондый ысул белән генә зәхмәтле чирләрдән  котыла алмыйсың. Габделхак Мотыйгуллин әнә тилчә вирусы һава юлы белән дә таралырга мөмкин, ди. Аннан чирне яшерергә тырышу да бар. Казахстанда әлеге куркыныч чир шактый таралган, диләр. Әмма бу турыда быел 14 гыйнварда гына танырга мәҗбүр булганнар. Чөнки узган елның декабрь ахырында безнең Оренбург өлкәсендә тилчә чире табылганнан соң ныклап тикшерү үткәрәләр. Чирнең очы Казахстанга барып тоташа. Шуннан терлекләр алып кайткан булганнар.

    Татарстан Россиядә иң күп терлек асрый торган төбәк. Арча районы өчен дә терлекчелек аеруча мөһим. Шәхси хуҗалыкларның шактые терлек асрап көн күрә. Аллаһ сакласын, әгәр тилчә чире килеп чыгып карантин игълан ителә икән, ул территориядә барлык терлекне юк итәргә туры киләчәк. Итен дә беркая тапшырып булмый – бары тик яндыру юлы гына кала. Сарайларны, абзарларны да яндыралар. Нәтиҗәсе – коточкыч.

    Мондый көнгә калмас өчен сак булыйк, ветеринария  хезмәткәрләре рөхсәтеннән башка читтән терлек, кош-корт, азык алып кайта күрмәгез! Шикле, документы булмаган кешеләрдән сатып алмагыз! Чир таратуда гаепле кешене җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр.

    Тилчә вирусы туңдырылган иттә 2 елга кадәр саклана икән!

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: