erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әбиләр сандыгы да ачылды

Күңелгә кереп калырдай башкалардан аерылып торган чыгышлар булды

“Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” дигән район гаилә фестиваль-бәйгесе дәвам итә.

Шундый ук бәйгеләр Лесхоз һәм Ташкичү мәдәният учреждениеләрендә дә узды. Без аларда катнаша алмадык, әмма тырышып әзерләнгән гаиләләрне күрсәтмичә калу дөрес булмас, дигән фикергә килдек. Жюри әгъзасы, Арча мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Бикбаева һәр чыгышка кыскача анализ ясады, кайберләренә аерым тукталды.

– Лесхозда без 12 гаилә белән таныштык. Урта Пошалымнан яшь гаилә Ландыш һәм Илшат Саттаровларның җырлаулары бик ошады, Лесхоздан Виктория һәм Раил Шәвәлиевларның нәни улларына кадәр гармунда уйнады, Казанбаштан Айгөл һәм Айрат Галимовлар кул эшләреннән матур күргәзмә эшләгәннәр иде, Күлтәстән Чулпан һәм Марсель Галәветдиновлар дәү әниләренең сандыгындагы бизәнү әйберләрен тәкъдим иттеләр, Иске Кырлайдан Альбина һәм Айрат Сафиуллиннар, Апаздан Гөлназ һәм Ранил Фәйзиевлар, Урта Пошалымнан Руфия һәм Рамил Шәфиевлар, Мөндештән Зөһрә һәм Рамил Сәлаховлар, Мирҗәмнән әти-әни нигезен саклап калган Рәзинә һәм Рифат Гыймрановлар белән таныштык. Түбән Мәтәскәдән Миләүшә һәм Айрат Халфиннарның чыгышлары үзенчәлекле килеп чыкты.

– Ләйлә, күңелгә кереп калырдай башкалардан аерылып торган чыгышлар булдымы?

Әйе, минем үземә Хәсәншәехтан Гөлзилә һәм Әнис Фәхретдиновлар ошады. Истәлеккә калсын, дип ераграк җыеп куйган элеккеге фотоларны тәкъдим иттеләр. Гөлзилә әбисе сандыгыннан аның читек, чүәк, камзул, күкрәкчәләрен – чын гаилә ядкарьләрен, гаилә альбомын күргәзмәгә куйган. Әниснең агачтан ясаган сувенирларына да урын табылган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Пөшәңгәрдән Гөлфия һәм Илсаф Галәветдиновлар театральләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр. Тарихи документлар күп иде. Архивлардан бабайлары турында мәгълүматларны соратып алганнар.

– Ташкичү зонасында үткән бәйге дә шундый уңай тәэсир калдыра алдымы соң?

– Төрлесе бар. Шәхсән минем үземә Шурабаштан Олеся һәм Валера Антиповлар чыгышы ошады. Алар гореф-гадәтләргә, йолаларга басым ясаганнар. Балага исем кушу күренешен күрсәттеләр. Кул эшләре күргәзмәләре дә бай иде. Мари халкының элеккеге бизәнү әйберләре дә куелган.   

Бәйгедә Шекәдән Рәмзия һәм Илфат Ризвановлар, Байкалдан Гүзәл һәм Айрат Сәмигуллиннар, Сәрдәбаштан Сәмигуллиннар, Югары Орыдан Вәлиевлар, Иске Ашыттан биш ул үстергән Әхмәтовлар гаиләләре, Шурадан 22 ел тигез гомер итүче Рәйхана һәм Зөлфәт Шәйхиевлар, Түбән Орыдан Бәйрәмовлар, Шушмабаштан күп балалы Гөлгенә һәм Айдар Хәбибрахмановлар, Сөрдедән Резеда һәм Марсель Мөхәммәтгалиевлар, Ашытбаштан Альмира һәм Илнар Ганиевлар, Кыснадан Гөлүсә һәм Ирек Насретдиновлар (нәселләре белән гармунчылар), Ташкичүдән Хәнәфиевлар, Носыдан Габдрахмановлар, Яңа Кенәрдән Абдрашитовлар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X