erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Биргән вәгъдәмне үтим”

Газетабызның алдагы санында “Ана бит мин, ничек түзим?” дигән мәкалә басылып чыкты.

Анда Субаш Аты авылында яшәүче өч бала анасы Энҗе Сәетгәрәеваның йөрәгеннән чыккан зары турында язылды.

Гаиләнең ышанычы, әнисенең ярдәмчесе 22 яшьлек олы улы Рифат мобилизацияләнеп киткәч, Энҗе 13 һәм 9 яшьлек ике инвалид улы һәм 56 яшьлек авыру ире белән берүзе калган. Юк, тормыштан зарланмый ул, бар булганына шөкер итеп яшәргә күнеккән. Балаларын интернат мәктәпкә йөртүдә булышуларын гына тели Энҗе. 

Абыйлары армиядә вакытта йөрткән инде аларны ана. Хәзер яңадан шул хәл кабатлана. Субаш Атыдан Арчага, Арчадан Яңа Кенәргә юлда икешәр машина тотып бару җиңелләрдән түгел. Айга бер генә түгел, атна саен илтеп куярга, алып кайтырга кирәк. Алда салкын кыш, бураннар. Моны үз башына төшкән кеше генә аңлый.

Мәкалә басылганнан соң берәрсе килеп хәлне белмәсме, ярдәм кулы сузмасмы, изге күңелле кешеләр булмасмы икән дип өметләнә ана. Өстәвенә, олы улыннан да бер хәбәр булмаганга йөрәге телгәләнә, үзенә урын таба алмый Энҗе. Анысын аңларга була, ни дисәң дә махсус хәрби операция барган җирдә, сөйләшә дә алмас. Исән-сау гына йөрсен. Әнисе, энеләре бәхетенә тизрәк әйләнеп кайтсын.

Ә Энҗе өметләнгән изге күңелле кешеләр табыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– “Монолит” ширкәтендә эшләүче Шамил Сабиров шалтыратты. Телефонымны әни аша тапкан. “Ярдәм итәм, борчылма, диде”, – ди Энҗе.

– Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева да безнең белән элемтәгә чыкты.

– Рифат китәр алдыннан энеләре өчен бик борчылды. Әнисен жәлләде. “Миннән башка нишләрләр инде”, – дип өзгәләнде. “Энеләреңне Яңа Кенәргә интернат мәктәпкә илтүне, булышып торуны үз өстемә алам. Тыныч бул”, – дип вәгъдә бирдем. Әйткән сүзем буенча ике атна илтеп, алып та кайттым. Аннан каникуллар башланды, балалар авырып киттеләр, тернәкләнү үзәгенә йөрделәр. Энҗе яңадан шалтыратып балаларның мәктәпкә йөри башлаулары турында әйтергә уңайсызланды, күрәсең, – диде авыл җирлеге башлыгы.

Энҗе дә авыл җирлеге башлыгының ярдәме өчен бик рәхмәтле: “Рифатны озатканда: “Балалар мәсьәләсе буенча борчылма, үзем йөртермен”, дигән иде Альбина Газинуровна. Дөрестән дә, каникуллар башланганчы йөртте. “Төрле чак булыр, мөмкинлектән чыгып йөртермен инде”, – дигәч, башка мөрәҗәгать итмәдем. Бәлки, мин аны дөрес тә аңлап бетермәгәнмендер. Аннан кешене һаман борчып та булмый. 2-3 көн элек хакимият кешесе белән өйгә килгән булганнар. Мин интернат мәктәпкә балаларны алырга киткән идем. Өйдә булмадым. Соңыннан очрашканда: “Кирәк булганда мөрәҗәгать ит, булышырмын”, – диде. Рәхмәт яусын аңа. Без төзекләндерү эшләре башлап җибәргән идек, ярты юлда калды. Аңа да бераз булышып җибәрсәләр иде”, – дип тагын бер гозерен әйтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X