Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Битлек, перчаткаларны ел ахырына кадәр киярбезме?

    Шәһәр башлыгы халыкны сәламәтлекләренә җаваплы карарга өндәде.

    Бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин белдергәнчә, битлек һәм перчаткалардан йөрү режимы республикада ким дигәндә 2020 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

    Шәһәрдә, гадәти тормышка кайту өчен күп эшләнә. Кызганчыка каршы, халык үз-үзен чикләү режимына төрлечә карый, дип белдерде Метшин. Аның сүзләренчә, COVID-19 авырып дәваланганнар арасында исполкомда эшләгәннәрнең туганнары да бар. Алар авыртуның каты булуы турында сөйләгән. Шәһәр башлыгы халыкны сәламәтлекләренә җаваплы карарга өндәде.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: