erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бизнес игелекле булырга тиеш

Кызыклы очрашу.

Арчага Россия Федерациясенең мөселман эшмәкәрләрнең ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов һәм ассоциациянең бизнес клубы вәкилләре  кайтты. Район мәдәният йортында район эшмәкәрләре белән очрашты алар. Арчада ике көн булачаклар. Кунаклар - мөселман эшкуарларга Арчада карарлык нәрсәләр күп. Арча мәчете, музейларда булачаклар, эшмәкәрләр эше белән танышачаклар һ.б. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Алар ассоциация президенты белән хезмәттәшлек итү буенча ике яклы килешүгә кул кйдылар. 

Иң башта мәдәният йорты фойесындагы күргәзмәләр --  эшмәкәрләр һәм аларның эше белән таныштылар. Эшмәкәрләр үзләре җитештергән колбаса, ит ризыклары, сыр һәм сөт ризыклары, кулинария, түбәтәй, бизәнү әйберләре, шифалы су, үзләре үстергән агач, куаклар, калай әйберләре алып килгән иделәр. Кунаклар Арча мөхтәсибе Әмир хәзрәт һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсүл Мөхәррәмов белән күргәзмәне карап чыктылар.   Эшмәкәрләр белән сөйләштеләр. Аннан соң концерт залында җитди сөйләшү булды. Элек электән килгән сәүдә, бизнес эше дини яктан рөхсәт ителә,  әмма бизнесны игелекле эшләр белән бергә алып барырга кирәк, дип сөйләделәр. Сатып алучыларны алдамаска, мохтаҗларга ярдәм итәргә һ.б. 25 апрельдән 25 майга кадәр асоциациянең шәфкатьлелек фонды 2 млн 237 мең 280 сумлык игелек эшләгән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X