erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәкеләрдә харап була күрмәгез

Бу көннәрдә Ленинград өлкәсендә хач ману йоласын үтәгән вакытта бер хатынның боз астына китүе турындагы фаҗига күпләрнең теленнән төшмәде. Безнең редакциягә дә шалтыратучылар булды. Фотода хач ману бәкесе схемасы.

 

 “Ник алай кинәт кенә салкын суга сикергән инде ул, ә?! Балалары бигрәк кызганыч. Ачыргаланып елыйлар... Ул хач ману өчен эшләнгән бәкеләр нинди булырга тиеш? Белгеч киңәшен язып чыксагыз иде”, – дип, сорау да бирделәр, фикерләре белән дә уртаклаштылар.

Без хач ману көннәре (18-19 гыйнвар) үтеп китсә дә, бу сорауны ачык калдыра алмыйбыз. Киләсе еллар да бар бит әле. Нәрсә ярый, нәрсә ярамый,  белеп торыйк. Бу турыда Арча янгын-коткару гарнизоны һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәте җитәкчесе Искәндәр Юзаев белән сөйләштек.

– Христианнарның бөек бәйрәме – хач ману йоласын үткәрү җитди мәсьәлә, – дип сөйләде Искәндәр Юзаев. – Аның билгеле бер тәртибе, кагыйдәләре бар. Теләсә кайда бәке тишеп, суга сикерүләр тыела. Бәйрәм алдыннан җирле үзидарә органнары үз территорияләрендә, халыкның теләген искә алып, чиркәүдә хезмәт итүче атакай белән киңәшеп, хач ману йоласын үтәү өчен шартлар тудыру турында кайгыртырга тиеш. Теләсә кайда үз белдегең белән бәке тишеп, суга чумарга, бәхетсезлек очрак-ларына юл куярга ярамый. Иң мөһиме – кеше гомерен, иминлеген саклау.

– Безгә болай дип тә шалтыраттылар: Биектау районында электрон челтәрләр аша хач ману йоласын үтәү өчен махсус эшләнгән урыннарны игълан иттеләр, ялгышмасам, 6 урын бар аларда, ә безнең Арча районында ник берәү булсын.

– Быел безнең Арча районында елгаларда хач ману өчен махсус эшләнгән бәкеләр булмады. Теләгән кешегә Арчаның Вахитов урамындагы аруландырылган сулы чишмәгә барып коену мөмкинлеге тудырылды.

– Без бу турыда Арча чиркәвендә хезмәт итүче Лин атакай белән дә сөйләштек. Ул бу мәсьәлә буенча шәһәр Советына кергән. Сөйләшкәннәр, әмма быел махсус бәке ясарга өлгермәгәннәр. Бәлки киләсе елга... Аны эшләү, билгеле, финанска бәйле. Рөхсәт алу өчен дә билгеле бер таләпләре бар дип беләм.

– Бәкене җиһазлау эше хач ману йоласын үткәрү турында гариза язган учреждениегә йөкләнә. Бу эшләр Дәүләт санитар-эпидемиология күзәтчелеге, табигатьтән файдалану өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәт, гадәттән тыш хәлләр хезмәте белән килешенеп башкарыла.

– Хач ману вакытында бәкеләрдә сакта торучылар булырга тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бәкеләрдә сакта тору өчен җаваплы кешеләр билгеләнә. Монда гадәттән тыш хәлләр хезмәте һәм медицина, җәмәгатьчелек тәртибен сак-лаучы полиция хезмәткәрләре дә булуы әһәмиятле.

– Бәкеләрне ничек эшләргә кирәк?

– Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре үз территориясен яхшы белә. Бәкене ясау өчен елгалардан уңай урынны сайларга кирәк. Анда көчле су агымы, якында су чоңгыллары булырга тиеш түгел. Тирәнлеге 1,5 метрдан да артмасын. Төбендә чүп-чар, пыяла ватыклары, очлы ташлар, аякка чолганучы үләннәр булырга тиеш түгел. Төптә ком булса, бигрәк тә әйбәт. Андый урынны җәен сайлап куйсаң яхшы. Елгада суга чуму урыны яр белән тактадан эшләнгән сукмак аша тоташтырылган булырга тиеш. Янәшәдә кереп җылыну өчен җылытылган урын булса да әйбәт. Бәкегә төшү һәм менү өчен баскычлар, ике яктан тотыну җайланмалары һәм иң мөһиме кеше боз астына китмәсен өчен тартмасыман җайланма эшләнергә тиеш.

– Арулану йоласы – суга чумуның тиешле кагыйдәләрен дә әйтеп үтсәгез иде.

– Бәкегә йоланы үтәү өчен бер генә кеше керергә тиеш. Спиртлы эчемлекләр кулланып, бәкегә керергә ярамый. Суга чумучыларның якыннары, иптәшләре, йоланы карарга килүчеләр боз өстенә кермичә, яр буенда калырга тиешләр.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Табиблар хач ману йоласына алдан әзерләнергә,  салкын суга кинәт чумарга ярамавын, тәнне чылата-чылата әкренләп суга керергә киңәш итә. Салкын суда иң күбе 1-2 минут тору рөхсәт ителә. Исән-сау булыйк, бер-беребезне саклыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X