erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Бәхет биргән туган җирем” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды

28 гыйнвар көнне Арча районы С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Р.У.Халитов исемендәге укучылар һәм укытучыларның “Бәхет биргән туган җирем” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

Конференциянең беренче этабына 105 эш килде. Конференциядә  Пермь өлкәсе Барда районы, Мари Иле республикасы, Арча, Балтач, Биектау, Әтнә, Кукмара районнары, Казан укытучылары һәм укучылары катнашты. 

      Конференциядә 5 секция эшләде: ”Туган ягымның экологиясе, табигате“, “Туган ягым тарихы”, “Җырларым сиңа, Туган җирем”, “Кече  Ватаным турында  видеороликлар”,  “Педагогик креатив”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

  Жюри вазифасын Арча районының күренекле шәхесләре, музей  һәм китапханә хезмәткәрләре, ветеран-укытучылар, педагоглар башкарды. Илдәге вәзгыятьне исәпкә алып, конференция, читтән торып үткәрелсә дә, бик нәтиҗәле булды, чарага тирән эчтәлекле чыгышлар тәкъдим ителде. Укытучылар яңа  инновацион методлар  файдаланып белем бирү сыйфатын яхшырту, эксперименталь эшчәнлек буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

Йомгаклау өлеше ЗОМ аша үткәрелде, һәр секциягә нәтиҗә ясалып, конференция җиңүчеләре билгеле булды. Әлеге тантанада Арча районы Мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы һәм Рәгыйб абыйның кызы Ләлә апаның катнашуы конференциягә ямь өстәде. Мәктәп директоры Х.Х.Зарипов катнашучыларны котлады,  матур теләкләрен җиткерде һәм конференция эшчәнлегенә зур бәя бирде, ике арада барган элемтәнең бик кирәкле булуына басым ясады һәм аның киләчәктә дәвамлы булачагына зур ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X