Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Бәхетем - балаларым"

    Бүген Арча станциясендә яшәүче Бакый абый Гарәфиевка   85 яшь. Янында балалары, онык-оныкчыклары. Эх, Галия апа да булса...

    Ярый әле үткәннәрне искә төшерергә юбилейлар бар. Ә үткәннәрдә кешенең бөтен тормышы, шатлыклары, борчу-хәсрәтләре, киләчәккә хыяллары...

    Яңа Кырлайда өч балалы гаиләдә туа Бакый ага. Бик шук бала була. Тик балачагы гына авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе сугышта, әнисе ялгызы гаилә арбасын тартып бара. “1-4 сыйныфларда укыганда Ярулла исемле яшелчә бригадасы бригадиры мине яшелчә бакчасына чыпчык куарга куя иде. Шуның өчен әнигә хезмәт көне яза. 10 яшьтән инде ат җигеп эшли башладым. Шулай 7 сыйныфны тәмамладым, – дип искә ала ул үткәннәрен. – Сугыштан соң Лаеш урманнары башланды”.

    Авылга кайткач Бакый Гарәфиев Үрнәккә китә, тракторчылыкка укырга керә. Аннан өч ел комбайнда һәм... пенсиягә чыкканчы тракторда эшли.

    – Бервакыт Чиканаска кунакка бардым. Шунда Иске Йорттагы мех артелендә эшләүче Байкал кызы Галия белән таныштым. Соңрак тагын юллар кисеште. Ул Яңа Кенәргә бүрек тегәргә күчте. Мин ул чорда МТСта трактор ремонтладым. Очрашулар ешайды. Ахыр чиктә өйләнештек. Ул чор өчен матур гына туй ясадык. Шунда бервакыт электр линиясе үткәрүчеләргә ярдәмгә кеше кирәклеге турында әйттеләр. Барырга ризалаштым. Чакырып алдылар. Эш тәмамлангач Арчада калдым. Галия дә, мин дә промкомбинатка эшкә кердек. Галия мехчы, мин тракторчы булып. Һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда. Пенсиягә киткәндә тракторымны үземә бүләк итеп бирделәр, – ди Бакый абый.

    Бик матур яши алар Галия апа белән. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Йорт җиткезеп чыгалар. “Балалар әниләренә караганда да мине күбрәк яраталар иде. Мин аларны җырларга да, биергә дә өйрәттем. Иске мотоциклны җыеп чыгып урманга ял итәргә алып менә идем. Кечкенә вакытта әниләре кебек мине Бакый дип йөртәләр иде, – дип сөйли көлә-көлә Бакый абый. – Алар дип яшәдем гомер буе. Шуңа менә олыгайган көнемдә ялгызымны гына калдырмыйлар. Бүгенге көнем бик бәхетле, тик... Галиям генә янымда юк. 7 ел элек вафат булды”.

    Бакый абыйны Арчада белмәгән кеше бар микән? Мулла иде ул. Дин дәресләренә әбисеннән өйрәнә. Аның әти-әнисе дә дини кешеләр була. Зират хуҗасы да булып торды Бакый абый. Галия апа вафатыннан соң үзе дә авырып китә, шуннан соң гына бу эшне ташлый.

    – Мулла булып йөрсәм дә, Коръән ашларында, балага исем куйганда, никах мәҗлесләрендә килгән сәдака акчаларын берсен дә үземә алмадым, фәкыйрьләргә, ятимнәргә бирә идем, – ди ул. – Зиратта да күп эш башкардым. Коймалары авышып беткән, чүп баскан иде. Бөтен гаилә белән менеп чүптән арындырдык, бик күп җитәкчеләрнең бусагаларын таптап булса да, койма коруны да оештыра алдым, керү юлларына асфальт та салдырдым, башка уңайлыкларны да булдырдым.Шуңа сөенм.

    – Әти белән әни 56 ел тату гомер иттеләр. Безнең өчен үрнәк пар булдылар, – диде кызы Рузилә. – Икесе дә бик тырыш иделәр. Мал-туар, кош-корт асрадылар. Әти әле дә бакчадан керми, виноградка кадәр үстерә. Безне дә кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерделәр. Биш кыз бала булдык без. Малайлар эше дип тормадык, барын да башкардык. Ә әти безнең өчен дус та, киңәшче дә, сердәшче дә булды. Китап укырга да мине әти өйрәтте.

    – Нинди эшкә тотынсак та башта әти-әнигә шалтыратып хәер-фатихаларын ала идек. Әле дә иң зур таянычыбыз – әти, – диде Резедасы.

    Халисәсе, Лилиясе, Әлфиясе дә, кияүләре Рафаэль, Радик, Рәшит, Искәндәр дә алар белән килеште.

    – Мин дә промкомбинатка эшкә кергән идем. Әмма аның өчен түгел, әби белән бабайның абруен исәпкә алып безгә фатир бирделәр, – диде Радик. Бик кешелекле, ярдәмчел, изге күңелле ул.

    – Малай тумас микән дип бер-бер артлы биш кыз алып кайттык. Хәзер сөенеп бетә алмыйм. Ярый әле кызлар булган дим, – диде Бакый абый саубуллашканда. – Минем бәхетем алар...         

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: