erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәхетле гаилә сере

Арчада яшәүче Рәмзия һәм Альберт Хәмидуллиннарга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды

Алар тормыш сукмагыннан пар булып 45 ел бергә атлый.

Гаилә мохите күңелгә рәхәтлек бирә торган тынлыкта, мәхәббәт, ышаныч, өмет, бер-беренә карата сак мөгамәлә белән тулып ага да ага. Шушы матур гаилә кочагында өч бала назланып үскән. Эльвира 20 елдан артык гаиләсе белән Америкада, Альбина һәм Алмас шулай ук гаиләләре белән Казанда яшәсәләр дә, бу йорт алар өчен шатлыкны да, борчу-мәшәкатьләрне дә уртага салып сөйләшеп, өмет белән атлап керә һәм ныклы ышаныч белән атлап чыга торган изге урын. Тормыш юлларында күпне күргән, өлкәннәрнең ризалыгын алып, гомер буена бәхетле булып яшәгән әти-әниләренең киңәшен тыңлап, күңел җылысы белән ярдәм итәчәгенә ышанып яши балалар. 5 онык өчен бу йорт гел үзенә тартып торучы почмак. Әби белән бабай яныннан кайтып китәсе килми аларның.

Альберт белән Рәмзия башлангыч сыйныфта укыганда китапханәдә танышкан була. Ул чакта кем белән кем генә танышмаган ди?! Күрешеп тормагач, бер-беренең барлыгын да онытканнардыр. Ә еллар узып, китапханәче апа мәктәп укучыларының китапханәгә сәяхәтләрен чагылдырган фотосурәтне күргәч, шундук күзгә ташлана: икесе ике мәктәптә укучы кыз белән малай фотода янәшә төшкәннәр бит! Инде кыз белән егет булып үсеп җиткәч, язмыш юллары кабат очраштыра аларны: урамда абыйсының кызын җитәкләп йөрүче Рәмзиякәйне Альберт эштән кайтышлый урамда күреп ала да, тимерне кызуында сугып, шунда ук танышып калырга ашыга.  Сугыш вакытында Мәскәү кадәр Мәскәүдә хисапчылык курсларында укып кайтып, гомере буе райондагы билгеле оешмада баш хисапчы булып эшләгән Маһинур апа бусагасын атлап килен төшә. Борынгылар әйтмешли, төшкән җирендә таш булып ята, 28 ел килен-кайнана тату булып гомер кичерә. Рәмзия кайнанасын соңгы сулышына кадәр кадерләп бага.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Райондашлар Альберт Хәмидуллинны озак еллар эшләүче шофер һәм бистә Советы депутаты буларак белсә, 30 елдан артык укытучы булып эшләгән Рәмзия Шәриф кызын укучылары гына түгел, барлык Арча халкы диярлек беләдер. Ул лаеклы ялга чыккач та шактый еллар шәһәрнең “Үзәк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе, шәһәр Советы депутаты булды.

Хезмәт сөючән, тырыш Хәмидуллиннар гаиләсе ныклы һәм бәхетле гаиләләрнең үрнәге булып тора. Бәхетле гаилә серен “Үзара ышаныч, уртак хезмәт һәм ял, сүз белән дә эш белән дә тәрбияне үз үрнәгеңдә башкаларга күрсәтү”, — ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X