Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бәхетле  студентлар

     “Беренче курсны тәмамлаганда татар теле буенча сынау иң соңгысы иде.

                                            

          Әлифба  авторлары  Сәләй  Вагыйзов  белән  Рәмзия  Вәлитованың  укучыларын  чыннан  да  бәхетле  студентлар  дип  атап  булыр  иде.  Нинди  зур  хөрмәт  белән,  яратып,  якын  итеп,  аларның  хезмәтенә  сокланып  сөйлиләр  бит  шәкертләре.  1964  елда  Арча  педагогия  училищесын  тәмамлаган  Әнисә  Габдрахманова (Кормашева)  тагын  менә  нәрсәләр  сөйләде.

           “Беренче курсны тәмамлаганда татар теле буенча сынау иң соңгысы иде. Мин сынауга да ахыргылардан булып кердем. Шундагы теоретик сораулардан соң синтаксик  анализ ясарга кирәкле бирем исемдә калган. 

    Кар бит ак бит, ак бит кар бит, 
    Карны ашамыйлар бит.
    Яр бит җан бит, җан бит жәл бит, 
    Ярны ташламыйлар бит. 

    Бу бормалы юлларны  Сәләй  Гатич   каян алгандыр, анысын белмим. Минем ул ребусны бик рәхәтләнеп чишеп утыруым гына хәтеремдә калган. Ул көнне минем җаваптан укытучы канәгать калды, "5"ле куйды. Мин "5"ле алганга шатланам, димәк, стипендия дә булачак. Ә ул үз хезмәтенең нәтиҗәсен күргәнгә куана, мине мактый. Минем шатлануым тагын да арта, чөнки укытучымны шатландыра алдым. Икебез дә балкыйбыз. Инде кемнең нәрсә өчен куануы да билгеле түгел, барысы бергә кушыла, уртак шатлыкка, бергә ирешкән җиңүгә әйләнә. 

          Еш кына без телне белүне, яратуны, буыннан буынга күчерүне бик зур чаралар белән билгелибез. Ягъни, киштә тулы китаплар, концертлар, академикларның саллы хезмәтләре, очрашулар, җыелышлар... Ә менә еллар узган саен бу максатның күбрәк үтәлә баруын күңел түреннән чыккан шундый нечкә кылларның яңгырап-яңгырап китүендә тоя бардым. Кабат-кабат ишеттем мин аларны. 

     

          Олы шәхес, остазымның минем белем алуыма, телемне яратып, хөрмәт итеп өйрәнүемә, балаларча шатланып минем белән аралашкан бу минутлар буыннан буынга күчерү түгелмени? Мин оныта алмаслык мизгелләр бит алар. Ә бит укыту дәверендә аның күпме укучысы андый әзерлек узган! 

     

          Балаларымның теле туган телебездә ачылды. Алар өчен татар татар теле кухня теле генә түгел. Төньяк Казахстанда яшәгәндә, кызым Алсу дүрт яшьтән андагы татарлар арасында иң популяр бала иде. Урамда мине аз кеше таный, ә аны татар әбиләре-апалары танып алып, сөйләгән шигырен әйтеп, "Ләлә ботка ашамый", дип, "рәхмәт, Алсу кызым", – дип башыннан сыйпап китәләр иде. Анда директоры татар булган эре оборона заводы бар, аның каршында үзешчән сәнгать коллективы эшли иде. Алсу еш кына шулар белән чыгыш ясый, андагы шактый күпсанлы татарларга рухи азык бирүгә үз өлешен кертә иде. Казах әбиләре белән казахча, татар әбиләренең хәлен татарча белеп йөргән бу баланы бик якын итәләр иде. Аз гына берәрсенә кермичә торса, "Алсу авырмыймы", – дип үзләре кереп җитәләр иде. Хәзер ул бу байлыкны балаларына тапшыру юлларын эзли, бүгенге дөньяда бик ансат эш булмаса да. Балаларга хәзер 3-4 тел белергә кирәк.  

          Безнең остазыбыз бик авыр тормыш юлы узган. Ятимлек ачысын татыган. Укытучы буларак бик кырыс, таләпчән күренсә дә, үтә дә нечкә күңелле, яхшы киңәшче дә иде Сәләй  Гатич безгә. Бервакыт үзенең балачакта әнисе белән урамда очрашу эпизодын сөйләгәне исемдә калган. Әнисе ни сәбәптәндер аны үз янына алып, үзе үстерә алмаган. "Урамда мине кысып кочаклап, кулыма ипи сыныгы биреп, балам, үлмисең дә ичмасам", – дип әйткән ул аңа. "Нинди газаплы тормышта яшәгән икән бит ул, баласына инде үлем теләрлек булгач", – дип сөйләгән иде. 

    Реклама

     

          Без дә, аңа шулай яшереп серләребезне әйткәләп, эчне бушаткалый идек. Пленда булганнан соң нахак бәла ягылып, Сталин лагерьларын да узган ул. Бу хакта сөйләргә иртәрәк булганмы, анысын хәтерләмим. Шул елларда эшсез калып балаларны ач итмәс өчен аерылып яшәү мәсхәрәләүләрен дә кичерергә туры килгән аларга.

     

          Безне укытканда алар Рәмзия апа белән пар күгәрченнәр кебек бергә яшиләр, ике бала үстерәләр иде инде. Рәмзия апа Вәлитова  яздырган  дәфтәрләрне бик озак сакладым. Ачып җибәрүгә, хәрефләр балкып тора, шунда бите саен Рәмзия апа кулы белән "5"ле куелган. Гади дәфтәр генә түгел, телнең энҗеләре сибелгән диярсең. Безгә бирелгән күңел җылысын узган вакыт та киметә алмаган.  Ә алар, тынгысызлар, олы яшьтә булуларына карамастан, безгә үрнәк булып һаман югарырак үрләр яулый бардылар. Инде ничә дистә еллар алар төзегән үлемсез "Әлифба" милләтебезгә, телебеәгә хезмәт итә. Аны уздырырлык уку әсбабы әлегә юк.» 

     

          Сәләй  Гататович  һәм  Рәмзия  Гыйләҗевна  өйрәтеп калдырган шәкертләр дөнья буйлап сибелгән,  алар  калдырган мирас мәңгелек. Димәк, телгә дә, милләткә дә юкка чыгу куркынычы янамый.  

                                                                                     Дамир  Таҗиев,

                                                                                    “Әлифба”  музее  җитәкчесе

     

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: