erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бәхетнең ниндие юк!

Тау башыннан ук Арча стадионыннан шат тавышлар ишетелә иде. Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр бер-берсе белән күрешәләр, хәл-әхвәл сорашалар, мәзәк сөйләп көлешәләр, кызыклы вакыйгаларны искә төшерәләр... Үзе бер күңелле!

 

Район мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов гел нәрсәдер оештырып тора. Бу башлангыч профсоюз оешмаларының “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында уздырылучы чираттагы чаңгы ярышы иде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров та килде. Ул чаңгычыларны сәламләп, уңышлар теләде.

Арчаның 7нче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәев  чаңгычыларны ярышка җибәреп һәм каршы алып торды. Башта 40 яшькә кадәрле хатын-кызлар ярышты. Физкультура укытучылары Курса-Почмак мәктәбеннән Хәлил Хәсәнов, Яңа Кенәр мәктәбеннән Зөлфәт Хәйруллин, Иске Кырлай мәктәбеннән Айрат Ситдыйков һ.б. – һәркайсы үз командасы өчен җанатып йөри. Арчаның 11нче балалар бакчасы физик тәрбиячесе Гүзәл Җәләлиева алга ыргылды. Ул ахырга кадәр беренчелекне бирмәде. Аның артыннан чаңгычылар гаиләсеннән 8нче балалар бакчасыннан Гөлназ Диярова килде. 3нче нәтиҗә Лесхоз мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Ләйсән Әхмәтовада иде.

– Безнең Лесхоз мәктәбендә физкультура укытучысы Илдар Шакиров чаңгы юлын салып тора, – дип сөйләде Ләйсән Әхмәтова. – Чаңгыда йөрергә мөмкинлек бар. Йөрибез.

Ә Гөлназ Диярованы, аның чаңгычы гаиләсен – Арчада күпләр белә. Курса-Почмак кызы Гүзәл Җәләлиева (Арчада яши) нинди генә спорт төре белән шөгыльләнми! Кышын алар балалары белән я бассейнда, я чаңгыда. Ә чаңгыда оста йөрү ул даими шуудан килә.

40 яшькә кадәрле ир-атлар стартка тезелеп баскач, Рәмис, я Рәнис беренче килә, диделәр. Рәмис 1нче бара. Аның артыннан барган Рәнис турында, финишка якынлаша башлагач, алга ыргылыр әле, дип күзәттеләр. Яңа Кенәр мәктәбе физкультура укытучысы Рәмис Хәйруллин беренчелекне бирмәде. Арчаның 6нчы мәктәбе физкультура укытучысы Рәнис Нәбиуллин 2нче килде. Апаз мәктәбеннән Марат Фаязов 3нче булды. Һәр команда финишта үзенекен каршы алып торды. Арчаның 2нче мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы җитәкчесе Гөлнара Гыйниятуллина финишта Булат Шакировны: “Безнең хоккейчы бит ул! Афәрин! Чаңгыда да әйбәт йөри”, – дип кочаклап каршы алды.

40 яшьтән узган хатын-кызлар арасында Арчаның 5нче гимназиясе педагог-оештыручысы Гүзәл Абдуллинага тиңнәр булмады. Аның гомерлек юлдашы – гаиләсе белән спорт. Ул йөгерә, велосипедта йөри, чаңгыда шуа... Аның гәүдәсе үк спорт белән дус икәнен күрсәтеп тора. Курса-Почмак мәктәбеннән Ләйсән Шакирова һәм 3нче балалар бакчасыннан Светлана Әхмәтҗанова да чаңгыда әйбәт шуа. 2нче, 3нче нәтиҗәләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

40 яшьтән узган ир-атлардан чаңгыны иң оста шуучы Лесхоз мәктәбе директоры Васыйл Шакиров булып чыкты. Сикертән мәктәбеннән Разил Нәбиуллин да чаңгыда әйбәт йөри – 2нче нәтиҗә. 3нче – Рифат Мөхәммәтсафин (3нче бакчада эшли).

Хатын-кызлар эстафетасында 11нче балалар бакчасы командасы – 1нче, 6нчы бакча – 2нче, 8нче бакча командасы 3нче булды. Катнаш эстафетада Лесхоз мәктәбе – 1нче, Иске Кырлай – 2нче, Яңа Кенәр мәктәбе командасы 3нче нәтиҗәне күрсәтте. Афәрин!

Табигать кочагында чаңгыда йөрүнең бәхет икәнен моны татып караганнар гына белә.

Румия Саттарова

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X