erid:2VtzquqpS7d
Бәхетсезлек булмый калды
Арча яңалыклары

Бәхетсезлек булмый калды

Арчада янгын дип хәбәр иткән идек.

Бәхеткә, янгын киңәергә өлгермәгән. Бүген иртә белән Шәрыкъ бистәсендәге Нәкыйп Сафин урамындагы 17 йортта юыну бүлмәсендә су җылыткычта кыска ялганыш нәтиҗәсендә ут каба. Ике янгын сүндерү экипажы берничә минутта килеп җитә. Алар килгәнче үк хуҗалар утны сүндереп өлгерәләр.

Барыгыз да йорттагы электр җиһазларын вакытында тикшертеп торыгыз.


Нет комментариев