erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бланклар тутырасы, чиратта торасы юк

Дәүләт хезмәтләре

Элек паспорт алу, алыштыру, теркәлү, тору урынына язылу өчен документлар җыярга, чират торырга кирәк иде.

 Хәзер дәүләт бу эшне электрон формага күчерергә тырыша. Тиз дә, гади дә, вакытны да алмый. Дәүләт хезмәтләре порталы gosuslugi.ru шуның өчен каралган һәм ул бик уңайлы.

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе электрон рәвештә төрле хезмәтләр – паспортлар алыштыру һәм исәпкә алу, гражданнарны теркәү, яңа буын чит ил паспортлары бирү – күрсәтә.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирүнең үз өстенлекләре бар. Беренчедән, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында гариза бирергә була, аннан бланклар тутырып азапланасы, чиратта торасы юк. Билгеләнгән вакытта кабул итәләр, хәтта кирәк булса, вакытны билгеләргә һәм алыштырырга да мөмкин. Түләү системасы кертелгән. Паспорт алыштырганда, чит ил паспорты алганда дәүләт пошлинасына 30 процент ташлама ясала. Гариза буенча эш барышы турында гражданинга мәгълүмат җиткерелеп барыла. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

       Сораулар туган очракта эш сәгатьләрендә 8(84366) 3-09-88, 3-14-88 телефон номерларына шалтыратып консультация алырга була.

 

        

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X