erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүләкләү тантанасы туристлык агентлыгы бинасында булды

Гыйнвар ахырында башланып, 13 февральгә кадәр барган "Сихри хисләр били йөрәгемне..." фотоконкурсына нәтиҗә ясадык

Шартлар буенча 3 урын гына билгеләнергә тиеш булса да, 4 катнашучы арасында барган кызу ярышны күреп, тагын бер урынны билгеләп үтәргә булдык. 

Беренче урынны 5708 тавыш белән Булат һәм Илүзә Гарапшиннар яулады. 

Икенче урында 5429 тавыш җыйган Ришат һәм Гүзәл Гайнетдиновлар

Өченче урын ияләре - Раил һәм Рәүзия Закировлар. Алар 4774 тавыш җыйды. 

Дүртенче урында Дамир һәм Гөлнара Әглиулиннар гаиләсе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җиңүчеләрне 14 февралҗ көнне иганәчебез Samina Tour туристлык агентлыгы бинасына чакырдык. Бәхетле парларны күреп күңел сөенде. Икенче урынны яулаган Гайнетдиновлар гаиләсе 4 айлык сабыйлары белән килгән иде. Яшҗ парның мәхәббәт җимешләре дә әти-әнисенең шатлыгын уртаклашты. 

Беренче ике пар күптән түгел генә гаилә корган булса, өченче һәм дүртенче парларның мәхәббәтләре инде еллар белән сыналган. Һәркайсының бер-берсенә булган сөюләре сүзсез дә сизелеп тора.

Күптәнге танышлар кебек аралашып, бәйге барышында күргән хис-кичерешләр белән уртаклашып узып китте бу җылы очрашу. Samina Tour җитәкчесе  Лейсан Исхакова юлламага ташламалы сертификат һәм күчтәнәчләр әзерләгән иде. Һәр җиңгән пар бүләк һәм яхшы кәеф белән кайтып китте. Бәйгенең иганәчесе Samina Tour туристлык агентлыгына һәм барлык катнашучыларга тагын бер кат рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X