erid:2VtzquqpS7d
Бүләкнең дә була төрлесе...
Арча яңалыклары

Бүләкнең дә була төрлесе...

Бу араларда рәхәтләнде бала- чага Кыш бабай бүләкләренә. Мәктәпләрдә дә өләштеләр, үз-үзен азмы-күпме хөрмәт иткән оешма-предприятиеләрдә эшләгән әти-әниләре аркылы да тараттылар аны. Тик менә социаль челтәрләрдә таралган кайбер шомлы хәбәрләр генә колакны торгызырга мәҗбүр итте...

Имеш, бүләккә салынган кайбер конфетлар эченнән ниндидер ак таблеткалар килеп чыккан. Нәрсә бу? Очраклы ялгышмы, әллә берәр тәмсез даруны "тәмләтеп" бирү теләгеме? Әллә сенсация артыннан куып чыгарылган чираттагы ялганмы? Монысын киләчәк күрсәтер. Шулай да балаларыгызның бу озын ялларда нәрсә белән сыйланганын күзәтегез әле. Сакланганны Ходай саклаган ди.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев