erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Болгар шәһәрендә “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенә кергән басмаларның баш мөхәррирләре һәм филиаллар җитәкчеләре өчен семинар булды.

Мөхәррирләр – Болгарда

Семинар Болгар ислам академиясенең конференц-залында үтте. Анда баланс комиссиясе нәтиҗәләре буенча 2021 елның беренче яртыеллыгына нәтиҗә ясалды һәм милли матбугат чаралары үсеше турында сүз алып барылды, чыгышлар тыңланды.

Кунакларны ул көнне бик җылы һәм... үзенчәлекле каршы алдылар. Борынгы киемнәрдән “сугышчы” егетләр, чәкчәкләр белән сыйлаучы кызлар, Кубрат хан үзе милли мөхит тудырды, очрашуга милли рух өстәде.

Елга портындагы алты катлы бинада  урнашкан “Зөләйха” кафесында иртәнге аш белән сыйланганнан соң юлда арганнар юкка чыккан кебек булды. Шул ук бинада урнашкан археология  музее белән безне экскурсовод Лилия таныштырды. Бу бинада казу эшләре барышында табылган әйберләр урын алган. Борынгы заманда милләттәшләребез ничек тормыш алып барган? Әлеге табылдыкларны күреп,  шул хакта фикер тупларга була.

Һәрбер экспонат турында тулы һәм эчтәлекле мәгълүмат бирелде ул көнне. Мәсәлән, бер әйбергә генә тукталыйк. Бронза казан хакимлек символы булган һәм ул мирас итеп буыннан буынга тапшырылган. Нинди кораллар белән җир сөргәннәр, нинди савытлардан ашаганнар, бизәнү әйберләре нинди булган – барысын да күз алдына китерергә ярдәм итте Лилия.

Коръән музее матур тәэсирләр тудырды. Беренче булып күз зур, искиткеч матур люстрага төшсә, зур Коръәнне күрүгә ул кечерәеп калган кебек булды. Аның янында күзне ала алмыйча сихерләнгәндәй озак басып тордык.

Алда зур манаралы Җәмигъ мәчете комплексы. Ул 1841нче елда җимерелеп төшкән, 2000 елда торгызылган. Дөрес, өлешчә. Ә манарасы яңадан эшләнгән. Мәчет архитектурасы Алтын Урда чорында формалашкан көнчыгыш төзелеш сәнгатенең үрнәге булып тора.

Көнчыгыш, Төньяк төр-бәләрендә казу эшләре барышында табылган һәйкәлләр урнаштырылган. Көнчыгыш төрбә Болгарда данлыклы булган Бурашбаш ыруына караган гаилә әгъзаларының күмелү урыны булган. Төньяк төрбә турында да данлыклы бер ыруның күмелү урыны, диделәр. 

Хан сарае (Манаралы йорт) Алтын Урда чорына караган иң борынгы монументаль биналарның берсе. Һәйкәл территориясе ачык музей киңлегенә әверелгән. Өстенә саклау гөмбәзе төзелгән.

Ялгышмасам, 90нчы еллар ахырында Болгарга коллектив белән барган идек. Теплоходта. Мәктәп интернатында кунып та чыкканны хәтерлим. Болгарның ул вакыттагы күренеше һәм бүгенгесе чагыштырырлык та түгел, җир белән күк аермасы. Шул кадәр дәрәҗәдә үзгәргән. Төзекләндерелгән, матурланган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ак мәчет үзе,  территориясе – карап туймаслык. Ак мәчетне төзүдә ислам архитектурасының дөнья күләмендә танылган иң гүзәл үрнәкләре кулланылган. Бина ак мәрмәр белән тышланган. Манараларының биеклеге 46,5 метр, үзәк гөмбәзенең диаметры 10, ә эчке биеклеге 17 метр. Ак мәчет архитектура объекты гына түгел, ә Аллаһы йорты, мөселманнарның гыйбадәт кылу урыны да.

Янында гына Болгар ислам академиясе. Семинар менә шунда үтте дә инде. Темасы – газеталар битләрендә туган телне саклау һәм үстерү.    

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте 70 филиал, 98 район, шәһәр һәм республика газеталарын, 20 журнал, 17 телеканал, 12 радиоканал, 81 сайт һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгын берләштерә. Компания рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә газета-журналлар чыгара. Мәсәлән, үзебезнең күрше Балтач районында удмурт телендә газета чыга. Баш мөхәррире Вакыйф Зәкиев удмурт телендә чыгучы “Азьлане” газетасы турында сөйләде.

Семинарда “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин “Район газетасы – телебез сагында” дигән темага чыгыш ясады.

– Быел Туган тел һәм халык-лар бәрдәмлеге елы уңаеннан газетабызда әлеге темага багышланган язмалар еш урын алды. Журналистларыбызның телебезнең бүгенгесе һәм киләчәге турында борчылып язган кайбер язмалары республика матбугат битләрендә дә чагылыш тапты, – диде ул. – Журналистларыбыз һәрдаим яшь каләм ияләре белән элемтәдә тора, алар белән очрашуларга йөри. Шунысы куандыра, безнең газета белән хезмәттәшлек итүче балалар журналистика өлкәсен сайлый, татар телендә иҗат итә. Район газетасы битләрендә каләмнәрен чарлап чыныккан, бүгенге көндә республика басмаларында эшләүче яшь журналистларыбыз Динә Шәкүрова, Фәнзилә Мостафина, Ләйсән Фәйзуллина шундыйлардан. Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” телерадиостудиясен искә аласым килә. Анда шөгыльләнеп, район газетасында мәкаләләре басылып килгән яшь якташларыбыз Талия Төхфәтуллина  белән Алия Сабирова “Әйдә ТНВга” бәйгесендә җиңү яуладылар. Бу барыбызның да уртак тырышлык нәтиҗәсе.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов район матбугаты җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.

– Район матбугаты район тормышы белән танышып бару өчен бик кирәк, халык белән район җитәкчелеге арасында арадашчы, ул киңәшче дә, туг-ры дус та. Район җирлегендә күбрәк тираж булдыру мөмкин әйбер, — диде Марат Әхмәтов һәм тырышыбрак эшләргә өндәде.

Баш мөхәррирләр һәм филиаллар җитәкчеләре арасына мин ничек килеп эләктем соң? 2020 елда «Татмедиа медиамәктәбе» оештырылды. Аның максаты – медиатармак хезмәткәрләрен өзлексез укыту һәм квалификацияләрен күтәрү. Быел гыйнвар аеннан май ахырына кадәр “Татар-информ” татар редакциясе базасында район газетасы журналистлары белән осталык дәресләре узды. Болгарда “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков җиңүчеләрне бүләкләде. Җиңүче 13 журналист арасына мин дә кергәнмен. Менә шулай Болгар якларында үзенчәлекле сәяхәттә булып кайтырга туры килде.

Ул көнне редакциябезгә дә зур бүләк – “2021 елның беренче яртыеллыгында сайтта рекордлы аудитория җыйган өчен” Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X