Борынгы урам яңарды
Арча районы, уңайлы шәһәр мохите Бөтенроссия конкурсында “ТатАрские предания – в город старой дорогой по улице Коммуна“ проекты белән катнашып, грант откан иде.
Әлеге проектны тормышка ашыру “Эталон“ ширкәтенә тапшырылды. Эш барышында тимер юл вокзалы янындагы мәйдан үзгәртеп корылды. Урамга тротуар җәелде, “Казансу“ елгасы аша җәяүлеләр күпере эшләнде һ.б.
23 ноябрьдә Коммуна урамының төзекләндерелгән территориясен ачу тантанасы булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев