Реклама
Шаһитлар Мәләкәс елгасы бозында биш бала уйнавы турында хәбәр иткән.
Чаллыда Тукай исемендәге яр буе янында боз астына төшеп киткән үсмер кызны коткарганнар.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, шаһитлар Мәләкәс елгасы бозында биш бала уйнавы турында хәбәр иткән.
Зональ янгын сүндерү-коткару отряды коткаручылары килгәндә елгада кеше булмаган.
Ачыкланганча, 13 яшьлек кыз боз астына төшеп киткән. Баланы судан ярга чыгарганнар, ә аннары өенә кайтарганнар.
https://tatar-inform.tatar/news/incident/14-04-2021/challyda-boz-astyna-t-shep-kitk-n-smer-kyzny-kotkargannar-5819651
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз