erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бозып карасыннар!

Редакциягә Арчаның “Ястребы” хоккей командасы  уенчылары, тренерлары кунакка килде. “Алтын алка” турнирында әле генә Татарстан чемпионы булдылар. Хәзер инде Сочига Бөтенроссия финалына барырга җыеналар. Шәп бит, ә!

Җиңүләре белән котладым да: “Ә ни өчен “Ястребы”? – дидем. – Командагызда татар балаларыннан тыш, башка милләт балалары бармы?”

– Юк, – диде алар, бер-берсенә карап.

Вәйт мин әйтәм, “Ястребы” урынына “Арча” булса! Сочига барып Татарстаннан, Арча районыннан “Арча” командасы” дип игълан итсәләр!

Ә безнең Тукай Ватанында “Драконы”, “Ястребы”, “Молния”, “Ракета” командалары уйный.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татар теле өчен көрәшергә түгел, ә сөйләшергә кирәк. Балалар колагына түгел, өлкәннәр игътибарына әйтелгән сүзләр бу. Туган телне ярату спорт өлкәсеннән дә читтә кала алмый.

Заманында республиканың хоккей командасын “Ак Барс” дип атый башлагач та нинди каршылыклар туган иде. Аны “Белый Барс” дип тә әйтергә азапланып карадылар. Әмма команда матур уены белән барысын да үз урынына куйды! Аның исемен Россиядә яттан беләләр хәзер, исемен дә бик дөрес әйтәләр, бозып карасыннар!

Ә сез бу турыда ничек уйлыйсыз? Киләчәктә оешачак безнең командаларга нинди исемнәр бирергә тәкъдим итәсез?

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X