erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Брежневка һәйкәл

Узган гасырның җитмешенче, сиксәненче елларын кайбер сәясәтчеләр торгынлык еллары дип бәяләсәләр дә, халык хәтеренә иң тотрыклы чор булып кереп калды алар.

 

Чыннан да, өс бөтен, тамак тук, иртәге көнгә ышаныч зур. Бар кеше эшкә бара, хезмәт хакы ала, мәктәпне тәмамлагач балам кая урнашыр икән дип кайгырасы юк. Югары уку йортына кемнәр китәсе икәнлеге мәктәптә үк билгеле. Калганнар техникумга, училищеларга юл тота, кемнәрдер сыер савачак, тракторда эшләячәк.

Ә кичләрен һәр йортка ил җитәкчесе Леонид Ильич Брежнев кунакка килә. Апалар, әбиләр телевизорга якынрак урнаша. Безнең әтинең гаять йомшак күңелле апасы: “Әй җаным, исән генә була күр! Сугышлар гына була күрмәсен!” – ди торган иде. Бу сүзләрне күпләр кабатлый, Брежнев һәм Тынычлык – мәгънәдәш сүзләр, Советлар Союзы – Тынычлык терәге!

Минем КПСС райкомында эшләгән еллар бу. Бервакыт райкомга өлкә комитетыннан бер хат килеп төште. Ә өлкә комитетына Үзәк комитетыннан ук юллаганнар. Бактың исә, безнең районның тимер юл буендагы бер авылында яшәүче бер кеше КПСС Үзәк комитеты Генераль секретаре Леонид Ильич Брежневны кунакка чакырып хат язган икән. Сәбәбен үзенә генә әйтәчәк, имеш. Билгеле, хатны ил җитәкчесенә күрсәтеп тормаганнардыр инде. Шулай да, тикшереп җавап бирүне сораганнар. Бу җаваплы эшне безнең бүлектәге инструкторга йөкләделәр.

– Бардым, – дип сөйләде ул. – Чыннан да андый кеше бар, тимер юлда мастер булып эшли. “Яздым шул, – дигән ул. – Әмма мин аның  сәбәбен Леонид Ильичның үзенә генә әйтәчәкмен”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Инструктор, кыскасы, буш кул белән кайта. Тик өлкә комитетына җавап язасы бар. Кабат барып ялына моңа хезмәттәшебез. Шуннан соң гына мастер мәсьәләнең асылын аңлата: “Дөньяда тынычлыкны саклауда Леонид Ильичның өлеше гаять зур. Ул үлгәч аны бәллүр мавзолейга урнаштырырга кирәк, мин мавзолейның сызымын да әзерләдем, хәзер аның үзенең ризалыгын алырга кирәк. Андый кеше пыяла аша ерактан күренеп ятарга тиеш”.

– Шуннан бу мине поездга озата чыкты, – дип сөйләде хезмәттәшебез. – Таягын күтәреп поездны туктатты да, “Бу кешене Арчага кадәр алып кайтыгыз!” – дип утыртып җибәрде.

Ул елларда хезмәт ияләреннән хатлар күп  килә иде. Аларның берсе дә җавапсыз калмаска тиеш. Шундый хатларның берсе район җитәкчесенә юлланган иде: “Иптәш Фәләнов! Сез районда иң чибәр кеше, минем сездән бала табасы килә. Фәлән көнне безнең авылның су буендагы чишмәсе янында көтеп калам!”

Билгеле инде, җитәкчегә мондый хатны күрсәтеп булмый. Тикшерергә икенче бер инструкторны җибәрделәр. Тикшереп кайтты бу, әмма нәтиҗәсен бик ачылып сөйләмәде. Берәр атнадан әлеге ханымнан тагын хат килеп төште: “Иптәш Фәләнов! Чакырган җиргә килмәдегез, сез  җибәргән кеше бер капчык ак он вәгъдә иткән иде, ул он да юк...” Ә ак онның бик дефицит вакыты, илтеп биргәннәрдерме, юкмы, монысын миңа әйтмәделәр, сорарга да вакыт тимәде, чөнки алда башка кызыклы хәлләр көтә иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X