Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бәрәңге татарларының сөйләме Әтнә, Дөбъяз, Кызыл Юл, Арчада яшәүче татарларның сөйләме белән охшаш

    Бәрәңге татарлары хәзерге Мари Элда Бәрәңге, Мари-Төрәк районнарында таралган. Сөйләш вәкилләренең бабалары бик борынгы заманнардан бирле биредә яшәгән булулары ихтимал.

    Андагы татарларның тарихы, мәдәнияте Татарстанның Казан арты регионы белән нык бәйләнгән. IX–XII гасырларда бу җирләр борынгы Болгар дәүләтенә кергән. Бәрәңге төбәгендә болгар чыгышлы атамалар да сакланып калган. Илләт, Буй, Ирсерма һ.б. елга исемнәре шул турыда сөйли. Бу җирләрдә борынгы Төрки каганлык чоры ядкяре булган төрки язулы бер ташбилге табылганлыгы да фәндә мәгълүм факт.

    Халык телендә йөргән риваятьләргә караганда, Бәрәңге авылына Чураш һәм Бураш исемле татарлар нигез салганнар. Алар бу якларга Касыйм ханлыгыннан күчеп килгән булалар. Шулай ук Бәрәңге авылы Туганай һәм Рәхимкол нәселләреннән башланган, дигән карашлар да бар. Габделләр, мулла Тимер, Әсфәндияр бине Рәхимкол һ.б. нәсел тармаклары аларның дәвамчылары булып исәпләнә.

    Тел галимнәре исә, Бәрәңге авылы үзенең атамасын Илләт елгасына коя торган Параньга (марича Поранча) инеше исеменнән алган, дигән фикердә тора. Удмурт телендә мариларны пор дип атыйлар, ә -ан – мари һәм коми телләрендә яхшы сакланып калган сүз ясагыч кушымча.
    Бәрәңге авылы документларда беренче тапкыр 1699 елда телгә алына. Казан губернасы төзелгәч, ул Казан өязе составына кертелгән була. XVIII гасыр ахыры – XIX йөз башларында Бәрәңге Вятка (Нократ) губернасы, Уржум өязенең волость үзәгенә әйләнә.

    XIX гасырда аның Уржум өязендәге Ирмучаш һәм Төрәк волостьларына кертелеп, XX гасыр башында әүвәл Сернур, аннары Мари Төрәк кантоннары составында булуы да тарихи чыганакларда теркәлеп калган. Соңрак Бәрәңге төбәге, биредә яшәүче татарлар үтенече буенча, БҮБК (ВЦИК) Президиумының 1931 ел 30 апрель карарына нигезләнеп, 1932 елның 8 нче июленә кадәр Татар районы дип йөртелә. Шуннан соң ул хәзерге исемен ала.

    1962 нче елның декабрендә Бәрәңге районы бетерелә, ә авыллары Мари-Төрәк районына кертелә. Ләкин 1965 елның гыйнварында ук Бәрәңге районы янә тергезелә. 1974 елдан Бәрәңге авылы эшчеләр поселыгы статусы ала. Муниципаль районда җирле үзидарәне үзгәртеп корулардан соң, бер шәһәр җирлеге (Бәрәңге)һәм 8 авыл җирлеге оеша, районда тулам 49 торак пункт исәпләнә һәм аларда 19 меңгә якын кеше яши.

    Бәрәңге мәчетләре турындагы беренче архив материаллары 1771нче елга карый. Авыл халкы хәтерендә сакланган беренче муллалар Гаязовлар нәселеннән килә, нәсел башы Крмат бабай булган дип санала.

    Бәрәңге төбәгенең өйрәнү тарихына XIX гасырда атаклы татар мәгърифәтче-тарихчылары Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, соңрак Ризаэддин бине Фәхретдин, Бәрәңгенең үзеннән исә Әхмәтбине Хафизетдин (1877–1924) кыйммәтле өлеш керттеләр.

    Бу якларның рухи мирасын өйрәнүдә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре, күренекле тел галиме Наҗия Борһанованың өлеше зур булды. 1950-60 елларда Бәрәңге төбәге татарларының тел үзенчәлекләрен өйрәнеп, ул урта диалектның «бәрәңге сөйләше» дигән төшенчәне фәнни әйләнешкә кертте. Галимә фикеренчә, бу төбәк татарларының тел үзенчәлекләрен татар әдәби теле һәм татар теленең башка сөйләшләре белән чагыштырып өйрәнү аның башка сөйләшләр арасында урынын билгеләргә мөмкинлек бирә. Әлеге сөйләшнең башка сөйләшләр, бигрәк тә  урта диалектның казан арты сөйләшләре белән тел үзенчәлекләре ягыннан якынлыгын ачыклый.

    Н.Б. Борһанова Бәрәңге татарларының сөйләме Татарстан Республикасының Әтнә, Дөбъяз, Кызыл Юл, Арча районнарында яшәүче татарларның сөйләме белән охшаш икәнлеген күрсәтеп, «әтнә-бәрәңге сөйләше дип атау дөресрәк булыр», ди. Р.Р. Шәмгунова авторлыгындагы бәрәңге сөйләшенең тел үзенчәлекләренә багышлап язылган мәкалә дә шул чордагы экспедиция материалларына нигезләнеп язылган. Әлеге институт хезмәткәрләре тарафыннан Бәрәңге якларына оештырылган фольклор экспедицияләре төбәкне өйрәнүдә шулай ук кызыклы сәхифәләр ача. Фольклорчылар Хәмит Ярми һәм Хәлидә Гатина 1966 елда Түбән Мазарбашы авылында 55 яшьлек Габдрахман Сәгыйтовтан «Бием белән килен», «Юаш кияү» һ.б. үзенчәлекле әкиятләр язып алалар.

    Төбәккә караган материаллар шулай ук галим – күренекле археограф Марсель Әхмәтҗановның Институт бастырган «Ташбилгеләргә язылган татар әдәбияты үрнәкләре» (2011) китабында дөнья күрде. Ул китапта Бәрәңге поселыгы зиратларындагы ташбилгеләрдән табылган шигъри юллар һәм күренекле кешеләрнең кабер ташларындагы шәҗәрә материаллары тәкъдим ителә, Куянавыл, Партянур, Хәсән авыллары зиратларындагы ташлардан язмалар китерелә.

    ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 2011 елда оештырган комплекслы фәнни экспедициянең нәтиҗәсе булып, 2012 елда «Милли-мәдәни мирасыбыз: фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясеннән Марий Эл республикасының Бәрәңге районында яшәүче татарларның рухи мәдәниятенә багышланган яңа җыентык басыла. Анда әлеге төбәктә табылган ташъязмалардагы текстларны, авыл халкы тарафыннан тапшырылган кулъязмалар, шәҗәрәләргә багышланган (М.И.Әхмәтҗанов), мондагы татарларының җирле сөйләшләре, лексикасы, шуның белән бәйле рәвештә, халыкның көнкүреше, йолалары, гореф-гадәтләре турында (Д.Рамазанова, Ф.Баязитова, М.Булатова), авыз иҗатын, ягъни җырларын, бәетләрен, уен традицияләрен һ.б.лар хакында (А.Садыйкова, Л.Мөхәммәтшина, һәм А.Низаметдинова), татар музыкаль фольклорының төбәктәге хәзерге торышына караган (Э.Каюмова), агачтан чокып ясау һәм металлдан бизәк коеп эшләү кебек тасвири һәм декоратив-гамәли сәнгать төрләре үзенчәлекләрен, әлеге төбәкнең традицион культурасы турында (И.Муллин һәм Л.Илтубаева) мәкаләләр урын алган.

    Бәрәңге төбәгенә үткәрелгән фольклор-диалектологик экспедиция материалларын эшкәртү нәтиҗәләре текстларда бу территорияләрдәге татарлар сөйләменең  татар әдәби теленә нык якын булуын күрсәтә. Бәрәңге сөйләшенең  дөбъяз сөйләше белән уртаклыгы зур. Шулай да аның үзенә генә хас үзенчәлекләре дә бар. Соңгырак чордагы административ бүленешләр бәрәңге сөйләше вәкилләренең теге яки бу дәрәҗәдә аерымланып яшәвенә китерә һәм бу – сөйләштә яңа специфик үзенчәлекләр барлыкка килүгә сәбәп була.

     

    Реклама

    Бәрәңге сөйләше өчен хас төп үзенчәлекләр экспедициядә язып алган сөйләм үрнәкләрендә чагылыш таба (сөйләүче – Фатыхова Факия, 1931 елда туган,  Портянур авылы. Язып алучы – Фәйзуллина Р.Я., 2012 ел).

    Бала тапкач, яшь әнине карау, эч сылау турында
    Булды, өч мунча әби буладырыйы, эчләрне зерә әйбәтләп сылыйлар ийе ул вахытта. Хәзер сыламыйлар икән. Аны мин сораштыргалаган бар. Хәзер бәбәйне генә җуалар, эч сыларга куркабыз диләр хәзер. Элек, бала бүкәне урнына утырсын, дип, бик әйбәтләп эчләрне, бөтен җирне әбиләр өч көнне мунчада сылыйлар ие, шундый әбиләр бар ийе элек.

    Бишек турында
     Кайын сиртмә булыр ийе, менә мондый колга булыр ийе, шунда кайын сиртмәне тыгып куйасын, сиртмәнен башына ыргак куйасын, анга куйа иден бишекне. Пыржина да йук иде ул вахытта. Буш тормый иде ул гел. Бала булмаганда, анын башын төшереп куйа идек, йә бер башын, йә ике башын төшереп куйа идек.

    Сабантуйлар хакында
    Анда ул вакытта җыйыллар буладырыйы. Сабантуйлар күңеллерәк тә үтә иде әле, әчлек- йарлылык булса да. Сабантуйны хәмме кеше көтеп тора ийе. Бәйгегә үз куллары белән чиккән сөлгеләр белән бараларыйы. Кунаклар килгәлләр. Алдан әзерләнеп куйалар иде инде. Пәрәмәчләр пешерәләр ие, катлама дип атыйларыйы инде ул вакытта. Сөт, катык белән киндер орлыгын кушып, өстенә йагып, пәрәмәч шикелле итеп пешереп, алдан әзерләп куйаларыйы инде.

    Каз өмәләре
    Каз өмәләре бик күңгелле булырыйы. Аны, каз өмәсен йасыйдырыйык, аннан көндез эшен бетереп кайтадырыйык та кич белән хуҗанын нийенә барадырыйк, кунагына барадырыйык. Табын әзерлиләр, бәлешләр пешереп, ашлар пешереп, чат менә кунак шикелле. Кунакка чакыралар ийе. Кунак итеп әзерлиләр ийе инде фич, ә җегетләр тәрәзәдән карап торадыр ийе. Аннарыгысыннан җегетләр җыйылгач аулак өй йасыйдырыйык ул өйдә. Кич утырмага, орчык җерләргә керерләр иде инде. Ә урамда йөрер өчен, өйдәге тулган орчыкны шыпырт кына урлап керәләр ийе дә, андарыгысыннан урамда йөреп кайтып, менә орчык җерләдем дип кайталар ийе әниләре йанына. Андый ниләр бар иде инде ул зерә күп.

    Сөйләштә актив булган кайбер үзенчәлекләрне генә билгелик. Авазлар өлкәсендә алар төрле комбинатор үзгәрешләргә, аваз тәңгәллекләренә кайтып кала (җ-ләштерү: җегетләр ‘егетләр’, җуалар ‘юалар’, арткы рәт сузыгы урынына алгы рәт сузыгы килү: әчлек ‘ачлык’, х~к: вахыт ‘вакыт’, н~ң: куя иден ‘куя идең’, ин ‘иң’, тушындый ‘шушындый’, тушылай ‘шушылай’, ике сузык арасындагы ң авазы янына г өстәлә: күңгелле ‘күңелле’, анга ‘аңа’. Бәрәңге сөйләшендә л белән башланган кушымчалар ялганганда, сүз азагындагы н авазы кире ассимиляциягә дучар була: җыйыллар ‘җыеннар’, килгәлләр ‘килгәннәр’.

    Исемнәрнең иялек килеше -нын/-нен кушымчасы белән ясала: хуҗанын  (хуҗаның) ниенә барадырыйык, кунагына барадырыйык.
    Икенче тип изафә бәйләнешендә оешкан сүзтезмәләрдә икеләтелгән тартым кушымчаларын куллану күзәтелә: ишек алдысы ‘ишек алды’, ипи башысы ‘ипи башы’.

    Вакыт ягыннан эзлеклелекне күрсәтү өчен -дагысыннан/-дәгесеннән кушымчасы кулланыла: Өрлеккә кәдәр салгандагысыннан (салгач) бер дога кылып алалар ийе инде. Бу үзенчәлек татар теленең башка сөйләшләрендә күзәтелми. Галимнәр аны кайчандыр Мамадыш төбәгеннән алып килгән -дагын/-дәген формасының яңа шартларда үзгәрүе нәтиҗәсендә туган дип карау мөмкинлеген күрсәтәләр. Ул андарыгысыннан формасында да очрый: Ин ярамаган нәрсә, ди, мәйет суы, андарыгысыннан кабер туфрагы.

    Сөйләштә исем фигыльнең -ыш/-еш/-ш кушымчалы формасы да очрый: Хуҗа кеше каздан аш сала. Кайчак өйләгә менешкә үк өлгерткән дә булалар.
    Сорау кисәкчәсенең -мы/-ме кушымчасы -ма/-ма формасында кулланыла: Алар җыялар ыйы инде кешедән. Он бирәмә, ярма бирәмә, күкәй бирәмә, тоз бирәмә. Кешедән җыеп йөриләр ие. Шулар белән карга боткасы пешерәләр ие.

    Бәрәңге татарларының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре белән бәйле диалекталь лексика да хәзер дә яши: әнеки ‘әни’, әтеки ‘әти’, бүкән ‘урындык’, бала бүкәне ‘аналык’, бәйге ‘Сабантуй алдыннан халыктан бүләк җыю’, катлама ‘сөт, катык белән киндер орлыгын кушып, камыр өстенә йагып, пәрәмәч шикелле итеп пешерелгән камыр ризыгы’, кәбәрткә ‘мич белән стена арасындагы урын’, фич ‘бөтенләй’, чат ‘нәкъ’ һ.б.

    Бәрәңге сөйләше – әдәби телгә якын торган сөйләшләрнең берсе. Аңа хас тел үзенчәлекләренең күпчелеге күрше дөбъяз, чыганак сөйләшләрдән казан арты сөйләшләре төркеме, норлат сөйләше белән зур уртаклыкны күрсәтә. Анда шулай ук борынгы үзенчәлекләр сакланып калган һәм дә сөйләш башка телләр чолганышында үзгәрешләр кичергән.

    Э.Х.Кадирова
    ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты

     http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/brge-tatarlaryny-sylme-tn-dbyaz-kyzyl-yul-archada-yashche-tatarlarny-sylme-beln-okhshash

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: