Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Брокколи кәбестәсе үстерәсезме?

    Ә без үстерәбез.

    Брокколи кәбестәсенең файдалы икәнен ишетеп белә идек. Узган ел үзебез үстереп карарга булдык. 

    Үсентеләрен кибеттән сатып та алдык, үзебез дә орлыгын чәчеп, башта тәрәзә төбендә үстереп аннан бакчага чыгардык.

    Бик шәп үстеләр. Кибеттән алганы кыска буйлы булды, үзебез үстергәне озын булып үсте. 

    Ул без үстергән ак кәбестәгә ошамаган. Куе яшел төстә. Чәчәккә бөреленгән кебек гел башлар чыгарып тора. Ул башларны чәчәк атканчы җыярга кирәк.  

    Реклама

    Брокколи кәбестәсе кара көзгә кадәр кәбестә бирә. Ул кәбестәләрне туңдыргычка тутырып куйдык. кыш буе рәхәтләндек.

    Ә җәен, көзен брокколины бройлерларга да, үрдәкләргә дә ашаттык. 

    Кыскасы брокколи үзебезгә дә, кош--кортка да җитте. Файдасы әйтеп юетергесез.

    Фотолар үзебезнеке.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: