erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бөртекләп матурлык җыючылар

Арча үзәк китапханәсе турында күптәннән язасы килеп йөри иде. Оешмаларыбыз бер бинада урнашкан. Аларның эшчәнлеге күз алдында.

Ул китап бирү белән генә чикләнми. Китапханәчеләребез нәкъ бал кортлары кебек, бер минут та тик тормыйлар, көн саен ниндидер чара, оештыралар – бөтенесен санап бетереп тә булмый. Өстәвенә алар әле районда үткәрелгән бер чарадан да читтә калмыйлар. Җәен чәчәкләр утыртып, чүп утап, кышын кар көрәргә дә вакыт табалар. Бүген без һәр бүлек эшенә аерым тукталып китәргә булдык.

Өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлеге

Бу бүлек район халкы өчен мәгълүмат, белем бирү, ял итү үзәге булып тора. Биредә үзегезне борчыган сорауларга җавап, күңелгә хуш килгән китап табарга була. Китапханәдә күп еллардан бирле “16 яшькәчә һәм өлкәнрәк”, “Горизонт”, “Илһам”, “Мәгълүмати-экологик үзәк”, “Яшәү яме” кебек кызыксыну клублары эшләп килә, алар кысаларында ел дәвамында өлкәннәр өчен әдәби кичәләр, очрашулар, яшьләр өчен уен-бәйгеләр, ток-шоу, конкурслар һәм башка кызыклы чаралар оештырыла.

– Соңгы елларда китапха-нәбезгә күренекле татар язучыларын, фән һәм сәнгать эшлеклеләрен чакыру матур традициягә әйләнде. Әлеге очрашулар китап сөючеләрнең күңелен рухландыра. Чөнки язучы белән очрашу, җанлы аралашу китапка һәм язучыга карата ихтирамны арттыра, – диде китапханә җитәкчесе Рузия Хәкимова. – Якташ язучыларыбыз белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Һәрберсенең яңа китабын халыкка җиткерергә тырышабыз. Үзебезнең җирлектән чыккан шагыйрьләр, язучылар белән очрашулар, китап тәкъдир итү кичәләре, матур юбилейлар  оештырабыз. Күп еллар китапханәдә “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе эшләп килә. Соңгы елларда Гөлара Шәрипова, Марсель Шәрәпов, Дамир Нуриәхмәтов, Халидә Вафина, Олеся Феоктистова, Гөлсинә Зәкиева, Минһаҗ Кашаповларның иҗат кичәләре уздырылды, китап-лары тәкъдир ителде. Моннан тыш, чит төбәкләрдә яшәп иҗат итүче якташларыбыз белән “Instagram”, “ВКонтакте” социаль челтәрләре аша аралашып торабыз. Китапханәгә укучыларны күбрәк тарту, әдәбиятка кызыксыну уяту максатында яңа ысуллар кулланыла. “Instagram” социаль челтәре аша “Китапханәдә кунак” исемле онлайн очрашулар шуларның берсе. Яшүсмерләр, яшьләр белән эшкә дә игътибар зур. Яшьләр өчен китапханә китап уку гына түгел, ә яңа идея, уй-фикерләрне тормышка ашыру урыны да. Экологик, әхлакый, эстетик, патриотик темаларга акцияләр, бәйгеләр, квест-уеннар, брейн-ринглар, тематик кичәләр, тәрбияви чаралар, очрашулар – укучылар, көллиятләр, техникум студентлары өчен. Яшьләр әлеге чараларда актив катнашалар, фикерләрен белдерәләр, очрашуга чакырылган белгечләрдән үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар. Китапханәбездә беренче тапкыр якташыбыз, Арча кызы Земфира Галиеваның милли киемнәр коллекциясен тәкъдим итү кичәсе узды. Аның милли күлмәкләр коллекциясен китапханә кызлары тәкъдим итте. Яшьләр белән берлектә күп кенә проектлар да тормышка ашырыла.

“Яшәү яме” ветераннар клубы кысаларында китапханәдә өлкән буын, сугыш һәм хезмәт ветераннары, инвалидлар белән дә эш алып барыла. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортта тәрбияләнүчеләр, инвалидлар, ветераннар белән түгәрәк өстәл, фольклор кичәләр, бәйгеләр, концерт программалары, осталык дәресләре, төрле өлкәдәге белгечләр белән очрашулар үткәрелә. Район ветераннар советы белән берлектә төрле проектлар кысаларында өлкәннәрнең үзләре катнашында да чаралар оештырыла.

Китапханә замана таләп-ләреннән дә артта калмас-ка тырыша, яңа алымнар, технологияләр куллана, цифрлаштырылган дөньяны “йөгәнли”, китапханәчеләр дә һәрдаим һөнәри белемен арттыру өстендә эшли, камилләшә. Бүген китап укучыларга мәгълүматны компьютер технологияләре ярдәмендә, электрон хезмәт күрсәтү, китапларны электрон формулярлар аша бирә башлау юнәлешендә эш алып барыла. Китапханә эше сайтларында, “Вконтакте”, “Instagram” социаль челтәрләрендә яктыртылып барыла.

Район балалар китапханәсендә

Биредә  укучыларга уңайлы булсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Һәрвакыт җылы атмосфера хөкем сөрә. Өйдә уку өчен китаплар алырга, буш вакытларны файдалы итеп уздырырга, төрле бәйгеләрдә үзеңне сынап карарга, күңелле чараларда катнашырга мөмкин.

– Бакчага йөрүче сабыйлар өчен беренче тапкыр китапханәгә килү зур сөенеч. Шулкадәр күп матур китапларны күргәч, нәниләрнең йөзләрендә куаныч һәм шатлык чагыла. Уен-квест, әдәби уеннар, фольклор кичәсе, викторина – барысы да нәниләрдә китапка мәхәббәт уята һәм аларның хәтерендә озак сак-лана торган чаралар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәр елны 1нче сыйныф укучыларын китап укучы итеп кабул итү матур традициягә әйләнде. Бу көнне балаларны әкият геройлары каршы ала, алар интеллектуаль уеннар, башваткычлар, сюрпризлар белән очрашалар һәм китапханәче тантаналы рәвештә “яшь укучыга” исемле китапчыклар тапшыра, – диде Рузия Хәкимова – Инвалид балалар белән эшләү дә китапханә эшчәнлегенең мөһим юнәлеше. Район балалар китапханәсе “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәге белән берлектә эшли. Китапханәчеләр балалар белән китаплар турында әңгәмәләр үткәрәләр, аларга әкиятләр, яраткан язучыларның шигырьләрен укыйлар, шулай ук кызыклы күңел ачу чаралары оештыралар.

Каникуллар чорында да китапханә заллары балалар шау-шуына күмелә. Китаплар, кызыклы журналлар белән танышалар, мультфильмнар, кинофильмнар карыйлар. Әдәби уеннар, викториналар, осталык дәресләре уза. Пандемия чорында да җаен таба китапханәчеләр, укучылар белән аралашу онлайн форматта да алып барыла.

Методик һәм библиографик эш бүлеге

Бу бүлек авыл китапханәләренә методик һәм практик ярдәм күрсәтә. Яңа эш алымнары белән таныштыру максатыннан, методистлар авыл китапханәчеләре өчен киңәшмәләр, семинар-практикумнар, осталык дәресләре уздыралар, китапханәләрнең алдынгы тәҗрибәләрен тәкъдим итәләр, яңалыкларны җиткерәләр. Ел саен китапханәчеләр арасында бәйгеләр оештырыла. Шулар нигезендә авыллар тарихы, авылдан чыккан шәхесләр турында альбомнар, буклетлар тупланган, буктрейлерлар эшләнгән.

“Халык сәнгате һәм матди булмаган мирас елы” уңаеннан яңа “Авылым – мәдәни мирас сандыгы” дигән эзләнү эшләре бәйгесе игълан ителгән. Тупланган материаллар киләчәк буыннар өчен зур ярдәмлек булачак.

Китапханәчеләр төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә актив катнашалар, җиңүләр яулыйлар. Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының “Мәдәният” милли проектында җиңү яулап, Яңа Кырлай авыл китапханәсе модель китапханә булып эшли башлады. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән “Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә” һәм “Мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре” бәйгеләрендә узган ел Яңасала китапханәсе һәм Лесхоз авыл китапханәчесе җиңүгә лаек булган.

Китап эшкәртү бүлеге

Китапханәнең китап туплау һәм эшкәртү бүлеге үзәк китапханәгә, район балалар китапханәсенә һәм 56 авыл китапханәсенә хезмәт күрсәтә. Бүлекнең төп бурычы – яңа китапларны тиз арада эшкәртеп, авыл китапханәләренә бүлеп бирү. Әле аларны электрон каталогка да кертеп барырга кирәк. “Бүгенге көнгә 15 авыл китапханәсенең китаплары электрон каталогка тулысынча кертелде. Күп кенә филиалларның китап фондында булган барлык китапларына инвентаризация үткәрелеп, штрихкод ябыштырылды, каталоглары рәтләнде. Хәзерге вакытта китапханәнең өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлегендәге һәм район балалар китапханәсендәге китапларны электрон каталогка кертеп бетерү өстендә эшлибез, – диде китапханә җитәкчесе. – Авыл китапханәләре белән берлектә төрле акцияләр, семинарлар үткәрелә. Газета-журналлар яздырабыз. Быел авыл китапханәләренә 20дән, үзәк китапханәгә 70тән артык газета-журнал килә. Таушалган китапларны төзекләндереп, аларга яңа сулыш өрәбез.

Менә шундый күпкырлы китапханәчеләр хезмәте. Биредә бары тик үз эшенә гашыйк кешеләр эшләвенә шик юк. Чөнки хезмәтеңне күңел биреп башкарганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X