Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бөтен бәхет – урманда!

    1981 елның җәе бик коры килде.

     

    Яңгырлар юк, терлекләргә кышка әзерләрлек үлән дә юк. Райкомның беренче секретаре Харис Зәйнуллин район активы җыелышында: “Быел бар бәхет урманда! Иртәдән оешма, предприятиеләрнең ишекләренә йозак эләсез. Үзем тикшереп йөриячәкмен!” – диде.

    Һәр оешмага, предприятиегә яфрак азык әзерләү заданиесе җиткерделәр. Бу райкомның үзенә дә кагыла иде. “Кабинетта берегезне дә күрмим! – диде Зәйнуллин. – Кәгазьләрне кыш көне язарсыз!”

    Безгә Венета урманына барасы. Юл уңаеннан ир-егетләр кибеткә кереп запас туплап чыктылар. Ашарга-эчәргә җитәрлек, тынчу кабинетларда тирләп-пешеп утырганчы, урман һавасын сулап кайтуы үзе бер рәхәтлек бит инде! Җырлыйм дисәң, җырларга, уйныйм дисәң, уйнарга була, гаеп итүче юк.

    Бер атнадан Зәйнуллин тагын киңәшмәгә җыеп алды: “Җитәр анда сезгә гармун уйнарга өйрәнергә, эшләргә кирәк!” – диде.

    Хәл, чыннан да, җитди иде ул елны. Оешма, предприятие эшчеләрен урманга куу нәрсә эшләргә белми аптыраганнан булгандыр инде. Бәрәңгегә су да сибәргә туры килде. Кәчедә Казансу елгасының янәшәсендәге басуга сиптек. Иртән сәгать биштә Зәйнуллин үзе дә резин итекләр киеп шунда төшә. Трактор зур мичкә белән су суыртып алып килә, без чиләкләр белән сибәбез. Иң кызыгы Зәйнуллин кайтып киткәч башлана, китә бер-береңә су сибеш, су белән килгән бака, балыкларны муеннарга салыш...

    Оешма, предприятиеләргә үлән әзерләү планы да җиткерелгән иде. Күпьеллык үләннәр станциясе территориясенә витаминлы үлән әзерләү агрегаты куйдылар. Алабута, камыш, билчән – барысын да шунда китерәләр, үлчәп тапшырасың. Мондый хәлләрне Казан халкы да кичергән икән. Бу турыда Мөхәммәт Мәһдиев тә кызыклы итеп яза. Завод, фабрика территорияләрендә, газоннарда үскән үләнне чабып районнарга озаталар.

    Болар бүген бар да көлке кебек тоелса да, шундый кыен елда да терлекләрнең баш санын киметергә юл куймадылар бит. Казахстан, Украинага кадәр барып салам әзерләделәр, аны товар вагоннары, машиналар белән ташыдылар.

    Ә яфрак азыкны дөрес итеп киптерсәң, терлекләр өчен менә дигән витаминлы азык инде ул. Бер хезмәттәшебез андый вакытларда: “Идеясе әйбәт, тормышка ашыручылары гына шуның төсле”, – дип әйтә иде. Әле күптән түгел генә ташландык бер фермада эленгән, өелеп яткан, каралып беткән көлтәләрне күргәч, шул еллар искә төште. Маллар авызына эләгү насыйп булмаган шул аларга.

    1981 елда игеннәрнең  гектарыннан  – 7,5, бәрәңгедән 50,5 центнер уңыш алынган булган.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: