erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу арада Арча көрәшчеләре бүләк җыя. Тагын бәхет елмайды: велосипед эләкте!

Сокланабыз!

28 гыйнварда иртән тренер Марат Сәләхов белән сөйләштек. "Без Яңа Кенәр мәктәбеннән тренер Ирек Сафиуллин белән бер төркем балалар белән Балык Бистәсенә көрәшкә барыш, - диде ул. - Тагын бер команда Теләчегә китте". Соңыннан нәтиҗәләрне белештек. Арчалар ничек көрәште? Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылы мәчете призына 2007 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш ярышлары узды. Ярышларда Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш, Арча районнарыннан 105 көрәшче бил алышты. Арчадан көрәшкә 20 көрәшче барды, шуның 8е үз авырлыгында җиңүче булды! Нәтиҗәләр:Шакиров Раяз (22 кг, Наласа, тренеры Галиев Рәис.) - 1 нче! Галәветдинов Рамазан (26 кг, АСОШ 6, тренеры Һидиятуллин Фәнил.) - 1нче! Шиһапов Фидан (26 кг, Наласа, тренеры Галиев Рәис) - 2нче!Ахунов Самир (30 кг, АСОШ 6, тренеры Һидиятуллин Фәнил.) - 1 нче! Минуллин Раяз (30 кг, Яңа Кырлай, тренеры Сәләхов Марат.) - 2нче!Фәйзрахманов Аяз (34 кг, Ашытбаш, тренеры Сәләхов Марат.) - 1нче! Хәкимуллин Нияз (34 кг, АСОШ 6, тренеры Һидиятуллин Фәнил.) - 3нче!Корбангалиев Айнур (50 кг, Яңа Кенәр, тренеры Сафиуллин Ирек) - 1 нче!Фәйзрахманов Рузәл (55 кг, Ашытбаш, тренеры Сәләхов Марат) - 1нче! Гәрәев Рәмис (55 кг, АСОШ 6, тренеры Һидиятуллин Фәнил) - 2нче ! Абдуллаҗанов Ирек (60 кг, Ашытбаш, тренеры Сәләхов Марат.) - 1нче!Шакиров Булат (60+, АСОШ 6, тренеры Һидиятуллин Фәнил.) - 1нче!
 Котлыйбыз! Молодцы!
🎁Җиңучелэргэ  медаль, грамота, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Көрәш ярышларынын  төп буләге - велосипед иде. Ул барлык улчәу авырлыкларында 1 нче урынны яулаган егетләр арасында  уйнатылды. Бу юлы да Арчаларга бәхет елмайды: велосипед Ашытбаш егете Абдуллазҗанов Иреккә насыйп булды.
Ирекне тагын бер кат чираттагы җиңүе белән тәбрик итәбез! Әле кайчан гына шулай ук Ашытбаштан Аяз Фәйзрахманов Мөслимнән велосипед откан иде. Менә хәзер икенче велосипед! Уңышлар!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X