erid:2VtzquqpS7d
Бу атна ахырына Татарстанга җылы кайтачак
Арча яңалыклары

Бу атна ахырына Татарстанга җылы кайтачак

Ә җәй яңадан кайтамы?

Бу атна ахырына Татарстанга җылы кайтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

Республикада урнашкан салкын һәм болытлы һава торышы, вакыт-вакыт явып торган яңгырлар аз хәрәкәтчән югары циклонга бәйле. 

Иртәгә, 18 августта, циклон Татарстанда һава торышын билгеләячәк әле. Бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Тик чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 19 һәм 20 августта, метеорологлар сүзләренчә, «республикада һава торышына көнбатыш антициклонның алгы өлеше йогынты ясый башлаячак».

Атмосфера басымы бераз күтәрелә, көчле явым-төшемнәр булу ихтималы аз. Һава температурасы шактый түбән  – төнлә 5-11 градус җылы, көндез 13-19 градуска кадәр җылы була.

Хәер, җомга һәм шимбә, 21 һәм 22 августта, Татарстанда температура фоны акрынлап арта башлаячак. 21 августта көндез һава +16, +21 градуска кадәр, 22 августта көндез  +18, +23 градуска кадәр җылыначак. Шул ук вакытта урыны белән яңгыр явачак, дип хәбәр итә синоптиклар.  Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/17-08-2020/tatarstanda-atna-ahyryna-ylytachak-5764240


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев