erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу атнада һава торышы ничек булачак?

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бу атнага һава торышы турында сөйләде.

Фаразлар буенча, бу атнада республикада эссе һәм явым-төшемле һава торышы булачак.

Иртәгә республика актив атмосфера фронтларына якын урнашачак. Кыска вакытлы яңгырлар яварга, кайбер районнарда яшен булырга һәм секундына 20 метр тизлектәге көчле җил исәргә мөмкин. Төнлә +13…+8, көндез +31 градус була.

Чәршәмбе көнне температура фоны саклана. Шулай ук көндез һәм кич кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда яшенле яңгыр булуы, урыны белән боз явуы ихтимал.

 

Пәнҗешәмбе төнлә һәм көндез Татарстан атмосфера фронты йогынтысында була. Һава торышы шартлары шул килеш саклана. Синоптиклар кыска вакытлы яңгыр, яшен, көчле җил һәм боз вәгъдә итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Антициклонның алгы өлеше йогынтысында һәм атмосфера басымы күтәрелү аркасында көндез республиканың көнчыгыш районнарында яңгыр явачак. Һава агымы төньяк-көнбатышка күчү сәбәпле, температура төшә — термометр баганалары +25 градустан да югары күтәрелмәячәк.

Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, 18 июньдә антициклон йогынтысында алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы көтелә. Көндез 24 градус җылы булачак. шимбә көнне бераз яңгыр явуы, һава температурасының +28 градус булуы фаразлана.

Чыганак: "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X