Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бу атнада һава торышы үзгәрә

    Бу атнада Россиянең Европа өлешендәге урта полосада көзге һава торышы хакимлек итәчәк. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде.

    «Россиянең Европа өлешендә температура алты-җиде градуска төшәчәк. Сишәмбе көнне Идел буе федераль округында һәм Үзәк федераль округның көнбатышында температура түбәнәя башлаячак», - дип хәбәр итте метеоролог.

    Вильфанд сүзләренчә, алдагы көннәрдә кояш болыт артына качачак, көчле булмаган, әмма озакка сузылган яңгырлар көтелә. Мондый көзге һава торышы эш атнасы ахырына, хәтта шимбәгә кадәр дәвам итәчәк.

    Реклама

    Моннан тыш, синоптик Россиянең Европа өлешендә коену сезонының тәмамлануын искәртте. «Алга таба инде кояш энергиясе сулыкларны җылыта алмаячак», - дип ачыклык кертте ул. 

    Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: