Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бу дөньяда Разыя апаның батырлыклары, көчлелеге калды

    Рәхимҗанова Разыя Шәймулла кызы 1929 елның 8 августенда Казаклар авылында гади гаиләдә дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем ала, Сикертән җидеелык мәктәбенә 4 класска укырга бара. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 12 яшь тулмаган була.

    – Радиодан сугыш башланганны ишеткәч, башта ни уйларга да белмәдек. Абый ул вакытта армия сафларында хезмәт итә. Ул армия хезмәтеннән туры сугышка керде, 8 ел йөреп кайтты. Сугыш башланган көннән безнең балалык еллары туктап калды дисәң дә була. Көн туган саен ирләрне фронтка озаттылар. Басудагы, колхоздагы эшләр хатын-кыз, карт-коры һәм балаларга калды. 12 яшьтә генә булсам да мин әнигә ияреп басуга урак урырга йөрдем.

    Бер генә дә исемнән чыкмый, салкын караңгы көз көне иде. Колхозга окоп казырга илле кеше кирәк диеп план биргәннәр. Кеше булмагачтыр, колхоз рәисе Зиннәт абый безне, укучыларны, окоп казырга җыеп алып китте. Райкомдагылар рәисне ачуланганнардыр, безне кире кайтарып җибәрделәр. Окоп казыр өчен без бик кечкенә идек шул.

    Берара безне вагон төяргә җибәрделәр. 2 метрлы юан-юан агачларны төйийбез, 4 кешегә бер вагон. Шуны агач белән тутырырга кирәк. Бик авыр булды, җитмәсә тамак та ач, хәл юк. Кушкач эшләргә, вагоннарны тутырып җибәрергә кирәк. Эшләдек, сынатмадык.

    7 классны бетергәч, урман кисәргә повестка бирделәр. Шул кәгазьне тотып, берүзем Курса урманчылыгына мендем. Миңа карап-карап тордылар да, яшьсенделәрме, пычкы кайрап тотырга куйдылар. Анысы да җиңел эш түгел иде. Кабат мин урман кисәргә бардым. Яшьсенделәр, бу юлы мин инде яшемне алдап, зурайтып күрсәттем. Урманны кистек, агачларны штабельләргә  сөйрәп алып килеп тезә идек. План үтәмәсәң, 400 грамм ипи талоны бирелми торган иде. Димәк, ач каласың. Ә бәрәңге булса, безнең өчен зур шатлык була иде. Урманны кыш көне кистек. Кышның нинди көне юк. Өстебездә дә әллә ни калын кием юк, салкын, җил-буран уйный. Агачларны кискәндә билдән кар ерып урманга керәсең, билгеләнгән агачларны кисеп егасың. Берара тирлисең, әзрәктән туңасын. Барысын да күрде инде безнең башлар. Без барысына да түздек.Урман кискән вакытта хәзерге Саба районы Керәнне, Симет авылларында фатирда торып эшләдек.

    Өч ел абый хәбәрсез булды. Бернинди хаты килмәде. Өйдә әнием һәм сеңлем бар. Сеңлем кечкенә булганлыктан, күбрәк эш минем җилкәгә төшә иде. Хәтта әни урынына да эшкә йөри идем. Кышын урман киссәк, җәен басуда булдык. Хәтта ат җигеп тә эшләргә туры килде. Кирәк булгач, барысына да өйрәнәсең икән ул. Авылда ат җигәрлек ирләр юк. Шуңа күрә атларны хатын-кызлар җикте. Йөк тарта, эшли ала торган атлар да бик сирәк калды. Шуңа күрә үгезләр җигәргә, алар белән басу тырмаларга да туры килде.

    Сугыш беткән хәбәрне бригадир Хәерниса апай басуга килеп әйтте. Ә без ул вакытта үгезләр белән җир тырмалый идек. Сөенечле хәбәрне ишеткәч, барыбыз да бер мәлгә катып калдык, шуннан кемдер кычкырып елап җибәрде, кемдер шатлыктан сикергәләде. Ә мин үзем сөенергә дә, көенергә дә белмәдем, чөнки яңа елдан соң әтием үлгән иде, өч елдан бирле абый хәбәрсез. Әмма сугыш беткән дип, беркем дә басудагы эшне ташлап кайтып китмәде, чөнки чәчүне тәмамларга кирәк иде. Июнь башларыннан сугыштан исән калганнар кайта башлады. Август ае безнең гаиләгә дә шатлык алып килде: өч ел хәбәрсез булган абыебыз кайтты!

    Алга таба бик әкренлек белән булса да, тормышлар яхшы якка үзгәрә башлады, ләкин сугыш салган йөрәк ярасы гына төзәлмәде, – дип сөйләгән Разыя апа үзенең яшьлек еллары турында кызы Гөлүсә Шәфыйковага.

    Тыл һәм Хезмәт ветераны Разыя апа Гөберчәк авыл егете Гәрәй Рәхимҗанов белән гаилә корып, биш балага гомер биргәннәр. Разыя апай 1953 елда ук коммунистлар партиясенә алына. Колхозда тырышып эшли. 1974 елдан хат ташучы эшенә күчә. Пенсиягә чыккач та сигез ел шул хезмәтне башкара.

    – Әни яшь вакытында клуб мөдире булып та эшләгән, – дип сөйләде Разыя апайның олы кызы Рәмзилә Рәхимҗанова. – Ике атнага бер спектакль өйрәнәбез һәм концерт куябыз, дип сөйли иде әни. Ул елларда клуб сәхнәләре шау итеп торган. Хәтта “Галиябану” спектаклендә әти белән әни төп рольләрдә уйнаганнар. Башка авылларга барып та спектакльләр күрсәткәннәр. Сүзгә дә оста иде ул. Клуб эшен бик яратып башкардым дип сөйли иде. Хәтта вафат булыр алдыннан яраткан шигырен дә хәтердән сөйләде. Шигыре комсомолка кыз турында. Аның аудиоязмасы да саклана. Без Гөберчәк клубында берәр спектакль өйрәнә башласак, әни мине орыша иде: “Бигрәк озак өйрәнәсез. Яхшылап өйрәнегез дә, тизрәк куегыз инде шуны”.

    Сугыш вакытында фронттан килгән хатларны укырга өйдән-өйгә йөргәннәр, җаваплар язганнар. Аннары посылка итеп сугышчыларга оекбаш-бияләйләр бәйләп җибәргәннәр. Ялгыз әбиләргә ярдәм иткәннәр: карларын көрәп, утынын ярып, чишмәдән суын алып кайтканнар. Әнине 1945 елда колхозга член итеп алганнар, ә сугыш чорында эшләгәнлегенә белешмә генә бирелде.

    Разыя апайның бакчасында язын төрле сортлы алмагачлар ап-ак чәчәккә күмелә. Кызганыч, Җиңүнең 75 еллыгын билгеләргә җыенганда ак яулыклы бу апалар буыны ак чәчәкле язларны күрә алмыйча көннән-көн сирәгәя. Разыя апа да бу дөньяда инде юк. Аларның батырлыгы, көчлелеге алдында баш иеп, рухларына дога гына кыла алабыз.

    Халидә Габидуллина,

    М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

    #увойнынеженскоелицо акциясе кысаларында язылды.

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: