erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу дөньядан туеп киткәннәрме?

Үз-үзләренә кул салырга кешеләрне нинди сәбәпләр этәрә? 

Кешеләргә үз-үзләренә кул салырга нинди сәбәпләр, чишә алмаслык проблемалар аларны бу юлга этәрә? 

Мәкаләм шул хакта булырга тиеш иде. Шушы сорауларга җавап эзләп сораштырулар да үткәрдем. Тик, нигәдер, мәкаләгә тотынырга кулым бармады. Икеләнеп йөргән арада яшьләр генә түгел, өлкәннәр арасында да үз теләкләре белән якты дөньядан китүчеләр турында билгеле булды. Арчада да соңгы вакытта үз-үзләренә кул салучылар күбәйде.

Безнең төп проблема – яшьләр. “Соңгы вакытта аның юлында бер-бер артлы каршылыклар туып торды”. Үз-үзенә кул салган утыз яшьләр тирәсендәге бер ир-атның якыны белән сөйләшкәннән бу сүзләр. Чишә алмаслык нинди каршылыклар икән соң ул? Якыннарын, балаларын югалтканмы? Шул ачы хәсрәт күзләрен томалаганмы? Шундый бер апаны беләм. 85 яшьләр тирәсендә инде ул. Тормыш дәверендә нинди генә авырлыклар күрмәгән, өч улын, ике кызын, ирен, 18 яшьлек оныгын салкын җир кочагы үзенә алган. Әмма апа үзендә яшәргә көч таба алган. Гыйбрәтле язмышлар турындагы мисалларны күп китереп була. Яшьләр менә шушы нык ихтыяр көченә ия булган кешеләрдән гыйбрәт алсын иде.

Арчада яшәүчеләргә, дусларга, танышларга яшьләрнең шундый юлга барулары сәбәбен сорап мөрәҗәгать иттем. Өлкәннәр белән генә түгел, яшьләр белән дә аралаштым. Сораштыру нинди нәтиҗәләр бирде соң? 

– Интернет зыяны дип уйлыйм. Бала чактан ук  психикалары үзгәреш ала. Андагы негатив мәгълүматлар, күренешләр кешедә төрле теләк (шулай дип әйтик) барлыкка китерә. Бүгенге көндә яшүсмер акыллы китаплар укып түгел, интернеттагы ялган, оятсыз мәгьлүмат алып тәрбияләнә, шул акрынлап аның характерына тискәре йогынты ясый.

– Яшьләрнең дини яктан тәрбия алмавы. Үз-үзенә кул салган кешене нәрсә көтә – белмиләр...

– Гаиләдә, мәктәптә әхлакый тәрбия алган бала, яшүсмер үзе теләп якты дөньядан китүе белән якыннарын нинди ачы хәсрәткә салуын аңлаячак.

– Бүгенге дөнья бозык, сәбәпләр – буа буарлык, йокыңнан уянуга башлана. Берсенең кызы кияүгә чыкккан, берсенең егете башкага өйләнгән һ.б. Иң мөһиме – бирешмәү, үзеңдә психик һәм мораль яктан ныклы ышаныч  хисе булдыру. Тәрбия җитеп бетмәгән икән, үзтәрбия дигән нәрсә бар. Мин ялгышамдыр, бәлкем?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Минем уйлавымча, бар нәрсә дә гаиләдә  үсеп баручы балалар белән  уртак тел табып яши алмаудан, гомумән, аралашмаудан килә. Балалар үзләрендә туа торган сорауларга дөрес җавапны әти-әнидән түгел, ә ниндидер башка чыганаклардан эзлиләр. Әти-әнинең күп вакытта баласының эчке дөньясы белән кызыксынырга вакыты юк. Алар көн-төн гаиләнең бихисап зур проблемаларын хәл итү юлында (монысы әле яхшырак вариант!). Ә кайбер гаиләләрдә эшсезлек, эчкечелек проблемасы. Әти кешенең тәрбиядәге роле булмау. Бөтен проблеманы хәл итү, тормышны тартып алып бару әни җилкәсендә. Атасызлык да зур проблема булып тора. Бар нәрсә дә хатын-кыз өстендә. Балалар бакчасында хатын-кыз тәрбиясе, мәктәптә сыйныф җитәкчесе хатын-кыз, завучлар хатын-кыз, директор хатын-кыз. Укытучылар күбесенчә хатын-кыз. Мәктәптән соң күп кенә егетләр бүгенгесе көнне армия сафларында хезмәт итми. Ә гаиләдә я ялгыз әни, яисә роле бөтенләй булмаган әти кеше генә булса? Кем тәрбияли чын ир-ат итеп малайларны? Шуңа күрә чын ир-ат итеп тәрбия алу (күп гаиләдәге малайлар өчен) – зур проблема, – диде Югары Пошалымнан Гөлгенә Гыйниятова.

– Шуны да әйтеп була, балалар социаль тигезсезлекне бик нык авыр кичерәКрутой буласылары килә. Ә мөмкинчелек җитми... Шуннан зур проблемалар башлана... Балалар өчен идеология җитми. Пионерлар, комсомол оешмаларын алыштырырлык тәрбия чыганаклары әле юк диярлек. Яшьләргә җәмгыятьнең дә игътибары җитми. Чарасызлыктан чыга алмаучылар да шул юлга бара. Рухи яктан көчсез алар, – диде Олы Мәңгәрдән Рафис Сәлахетдинов.

– Тирәнрәк уйласаң, бүгенгесе көнне балалар безнең илебезгә кирәкләрме икән соң диясе килә. Зур акчалар түләп югары уку йортларында белем алу мөмкинчелеген әти-әни (нинди бәһа белән булса да) оештыра. Яңа белгеч булып эшкә урнашу мөмкинчелеген дә (ичмасам 20 мең акча эшләрлек) булдыра алган әти-әни эзләп таба.  Йорт-җир проблемасы башлыча әти-әни өстендә. Балаларда нинди дә булса диагноз килеп чыкса, с миру по нитке  җыеп, чит илгә җибәрү турында баш вату башлана... Һәр гаилә кредитка баткан... Күзгә берни дә күренми. Илебез нефть өстендә ничә елдан бирле утырса да,  кызганычка каршы, ул халыкны баета  алмады... Бу турыда әйтергә җыенмаган идем, әлбәттә... Тик... җаным әрни, – диде Арча станциясеннән Нәсимә Гарифуллина.

– Балаларга әти-әни тарафыннан игътибар җитми. Мөстәкыйльлеккә өйрәтү юк. Хәзер өй эшенә кадәр әти-әни эшләп бирә бит. Бала күчереп кенә куя. Матур итеп язып та бирә әле. Элек укытучылар турында начар сүз әйтү булмады. Линейка белән кулга да суга, колак артына да чиртеп китә, башка указка да төшә иде. Хәзер шуларның берсен генә эшләп карасыннар, ата-ана мәктәпкә килеп җитә, судка бирергә дә күп сорамый. Балалар шуны күреп үсә. Элегрәк гаиләдә дә атаңнан сора, дип аның белән куркытып торалар иде. Кич урамга чыкканда әти кушкан вакыттан соңга калып кайтып кара? Минем әти ишек төбендә йокламыйча көтеп утыра иде. Бер соңга каласың, икенче, аннан инде урамга чыгу турында хылланма да. Бу да үзенчә тәрбия бит, – диде район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина. – Аннан хәзер җебегән, характерсыз ирләр барлыкка килде. Авырлыкны күтәрә алмыйлар. Кайберләре бөтенләй аналарының итәк астыннан чыга алмый. Өйдә эш юк. Телефонда утыралар. Нинди хатын-кызга андый ир кирәк? Менә шуннан гаиләдә тавыш чыга. Эшсезлек, диләр. Шуңа аптырыйм мин. Нинди генә мөмкинчелекләр юк. Ата тәрбиясе кирәк монда да. Ата тәрбиясе алган егетләр бернинди эштән дә курыкмый. Аз эшли, күп акча ала торган эшне көтеп утырырга калса, булмый инде ул. Әти-әни мәхәббәте, игътибары кирәк балага. Әти-әни балага сердәшче булырга тиеш. Шул очракта ул чын кеше булып үсәчәк, авырлыклар алдында тез чүкмәячәк, яраткан кешеләренең йөзенә кызыллык китермәячәк. Көн саен ун минут вакытларын жәлләмәсеннәр. Бала башында туган сораулар җавапсыз калмасын. Югыйсә, балада ата-анага карата битарафлык та туа башлый.

– Рәхәтләренә  чыдый алмыйлар. Рәхәт булган саен һаман җитми.  Җитмәгән саен ачулары кабара башлый. Алар дигәнчә булмаса, үз-үзләренә кул салу белән куркыта. Кайчакта шуны эшли дә, – диде Арчадан Гөлнур Миннебаева.

Монысы яшьләр җавабы. Эшсезлекне дә сәбәп итеп куйды алар. “Тик күп акча эшләү өчен җан тирең чыкканчы тырышырга кирәк шул. Акчаны берәү дә китереп бирми. Берәү дә туганда бизнесмен булмаган”.

Менә шундый фикерләр. Аларны тагын да дәвам итеп булыр иде. Дөньяда безгә тимәгән бик күп авырлыклар бар. Ышаныгыз: сезнең тормыш башкаларныкына караганда мең тапкыр җиңелрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X