erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу дөресме? Безгә нишләргә?

Кулланучыга ярдәм

“Товарны кире кайтарасы идем. Каршылыклар килеп туды. Башта алмадылар, аннан түләүле экспертиза ясатырга куштылар. Бу дөресме? Безгә нишләргә?”

Җавапны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина бирә.

Иң беренче сатучыга, вәкаләтле оешмага яки шәхси эшмәкәргә язмача дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда таләбегезне һәм товарны ни өчен кире бирергә теләвегезне яхшылап аңлатыгыз.

Дәгъва ике данәдә төзелә. Берсе оешма җитәкчесенә тапшырыла. Икенчесенә җаваплы кеше кулын куеп, фамилиясен, кем булып эшләвен, дәгъваны кайсы көнне кабул итеп алуын күрсәтеп кулланучыга кире бирә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сатучы дәгъваны алырга теләмәгән очракта, аңа тапшыру турында белдерү кәгазе (уведомление) бирү юлы белән заказ хаты җибәрегез. Хат янына сату-алу фактын исбатлаган, товар белән бәйле булган башка документлар күчермәләрен дә куярга, шул документларның исемлеген салырга да онытмагыз.

Сатучы начар сыйфатлы товарны кире алырга һәм кирәк булса сыйфатын тикшерергә тиеш.

Бәхәсле хәл килеп туса, гарантия срогы дәвамында сатучы үз исәбенә товарга экспертиза үткәрергә тиеш. Әгәр экспертиза нәтиҗәсендә товардагы кимчелекләрнең килеп чыгуына сатучының катнашы булмаса, кулланучы экспертиза үткәргән, шулай ук саклаган, транспорт белән илткән өчен акчаны аңа кире кайтарырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X