erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу көнне күпләр махсус урыннарда изгеләндерелгән суда коена

Хач ману – христианнарның олы бәйрәме

Лин атакай Кондаков Хач ману бәйрәме белән котлый. Арчаның Вахитов урамындагы чишмәне 18 гыйнварда аруландыруы турында хәбәр итте ул. 

Суны изгеләндергән вакытта догалар укыла. Вахитов урамындагы чишмәне изгеләндерү турында ватсап төркеменә дә яздылар. Ә без язманы “Арча хәбәрләре” газетасы сайтына урнаштырдык. Халык алдан белеп торсын дип.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

19 гыйнвар – христиан-нарның зур бәйрәме, Хач ману көне. Бу көнне, изге китапларда килгәнчә, Гайсә пәйгамбәр Иордан елгасына чукындыручы Иоанн янына килә. Гайсә коткаручы бер гөнаһы булмаса да, өч тапкыр суга чумдырып, аруландыруын сорый. Иоанн аны күргәч аптырый һәм болай ди: “Миңа синнән Хач манарга кирәк, ә син миңа Хач ману өчен киләсең”. Шулай да Иоанн Гайсәнең теләген үти, Хач мана. Судан чыккач, Гайсә коткаручыга күгәрчен кыяфәтендә Изге рух иңә. Күктән тавыш килә: Син минем яраткан улым; Синдә минем илтифатым”. Хач ману йоласы вакытында Аллаһ–Ата, Аллаһ–Ул, Аллаһ – Изге Рух – өчесе бервакытта үзләрен күрсәтәләр.

Бу көнне күпләр махсус урыннарда изгеләндерелгән суда коена. Безнең районда әлеге максатта Вахитов урамындагы чишмә файдаланыла. Ян-ягы әйләндереп алынган. Су коенырга Хәтнә чишмәсенә дә баралар. Өендә, бакчасына чыгып, белгәннәрен укып, өстенә су коючылар да бар. Чишмәләргә изгеләндерелгән суны алырга да киләләр. Шешәләргә алынган су бозылмый озак саклана, шифасы бар, диләр. Борын-борыннан Хач ману чистарыну һәм яктылык бәйрәмнәреннән санала. Бәйрәм алдыннан һәм Хач ману көнендә бәйрәм гыйбадәтләре чиркәүләрдә уза, елга, чишмәләрдәге су изгеләштерелә. Изгеләш-терелгән су җандагы һәм тәндәге авыруларны юып ала, дәвалый, диләр. ”Суның шифасы изгеләндергән чишмәләрдән һәм чиркәүдән алсаң көчлерәк, – ди Лин атакай. – Чишмәләрдән, хәтта краннан суны 27 гыйнварга кадәр алсаң була”. Әле өлгерәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X