erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу көннәрнең даны тынмасын

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә патриотик җырлар һәм шигырьләр бәйгесе узды.

Бөек Ватан сугышында зур җиңүгә санаулы көннәр генә калды. Бүген бөтен ил шушы изге көнне билгеләп үтәргә әзерләнә. Кызганыч, сугыш ветераннары гына түгел, тыл каһарманнары саны да кимегәннән кими бара. Безнең районда да алар бүген бармак белән генә санарлык. Әмма яшь буын кичә, бүген, иртәгә ветераннарыбыз батырлыгы үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләнәчәк.

Бөек Җиңү көннәре якынлашкандфа гына түгел, районда елның-ел буе бу датага багышланган чаралар үткәрелеп килә. “Казан арты” тарих-этнография музеенда “Сугыш урлаган балачак” дип аталган искиткеч бай эчтәлекле, фотокүргәзмә эшләде. Тыл ветераннарының үз-үзләрен аямыйча фронт өчен дип эшләүләре турында укып, ишетеп, кинофильмнардан карап беләбез. Ә сугыш чоры балалары нинди газаплар кичергән... Аларның иң гүзәл вакытлары – балачакларын сугыш урлаган. 10-12, кайберләре хәтта 8 яшьтән әти-әниләре белән беррәттән эшләргә мәҗбүр булганнар. Әле туйганчы ашарга ризыгы, кияргә киеме булса икән...

Шушы көннәрдә генә Арча үзәк китапханәсендә “Бу көннәрнең даны тынмас” дигән исем астында патриотик җырлар һәм шигырьләр бәйгесе узды. Аны китапханә хезмәткәрләре районның ФОРПОСТ оешмасы, мәдәният, мәгариф, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре белән берлектә оештырды. Балалар сугыш еллары турында шигырьләр сөйләделәр, патриотик җырлар башкардылар. Барысы да матур итеп киенгән, йөзләрендә нур балкый.

Бәйге ике номинациядә – “Вокал-соло”, “Сәнгатьле уку” – үтте. Катнашучылар яшьләре буенча дүрт төркемгә бүленеп – 10-13, 14-17, 18-25 һәм 28-35 яшьлекләр – чыгыш ясады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мин шигырь номинациясе буенча сәнгатьле сөйләүчеләрне бәяләдем. Барлыгы 70ләп бала катнашты. Беренче төркемдә генә дә 42 кеше иде, – диде жюри әгъзасы “Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов. – Сугыш тематикасына бик уңышлы әсәрләр сайлаганнар, Муса Җәлилнең дә, якташ шагыйрьләребезнең дә шигырьләрен алганнар. Бөтен нечкәлекләренә туры китереп сәнгатьле итеп сөйләделәр. Костюмнарга да игътибар биргәннәр. Кайсы солдат, кайсы санитарка, сугыш чорындагы авыл баласы булып киенгәннәр. Урын бирү кыен булды. Монда балаларны шулай әзерләп бәйгегә алып килгән укытучылар, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләренең дә хезмәте чиксез зур.

– Җыр номинациясендә үзем катнаштым. Барлыгы 20дән артык кеше чыгыш ясады. Аеруча балалар күп иде. Мин 35 яшьлеккә кадәрлеләр арасында. “Кайту” җырын башкардым. Бөтен күңелемне биреп, тәэсирләнеп җырларга тырыштым. Икенче урынны алдым. Бу төркемдә беренче урында Апаздан Алмаз Хаҗиев, өченче урында Арчадан Зилә Зиннәтова, – диде Рилә Абдрахманова.

Аннан инстаграмны карап баручылар игътибар иткәндер,  бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгын искә алу максатында “Җиңү тәрәзәләре” дип аталган илкүләм акция башланып китте.

Акция кысаларында балалар әти-әниләре белән бергә Бөек Җиңү темасына рәсем төшереп, аларны йорт, фатир тәрәзәләренә урнаштырырга тиеш. Бу сурәтләр сугыш турындагы китап, кинофильм мотивлары буенча да төшерелергә мөмкин. Соңыннан әлеге рәсемнәрне (аларның авторларын кертү дә хуплана) #Окна_Победы хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштыру сорала. Анда да, “Үлемсез полк – 2021” онлайн акциясендә дә катнашыгыз. Бөек Ватан сугышы каһарманнары онытылмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X