erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу ризыклар тән тиресе өчен файдалы

Тән тиресе сәламәт булсын һәм ялтырап торсын өчен составында антиоксидантлар булган ризыклар ашарга кирәк. Бу хакта Freundin басмасы хәбәр итә.

Белгечләр  сүзләре буенча, аеруча кара шоколад файдалы. Ул тире югалткан дымны тулыландыра, ә бу тиренең структурасын яхшырта. Көненә составында 70 процент какао булган шоколадны 28 грамм күләмдә ашарга киңәш ителә.

Тән тиресе өчен әстерхан чикләвеге дә файдалы. Аның составындагы омега-3 майлы кислоталар коллаген бүленеп чыгуны стимуллаштыра, ә коллаген тиренең сыгылмалылыгын тәэмин итә.

Белгечләр шулай ук чия ашага киңәш итә. Ул тән  тиресенең төсен яхшырта. Кабак төшләре  шулай ук коллагенны тиешле  дәрәҗәдә тотарга булыша – тирене сыгылмалы итә һәм күзәнәкләр үсешен стимуллаштыра.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Автор : Әлфия Шакирҗанова

Чыганак: ufatime.ru

Фото: hozimaster.in/ narodna-pravda.ua

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bolar-kyzykly/Bu-riziklar-t-n-tirese-chen-faydali-163594/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X