erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу сыерчык оялары Вәкил абый Сөнгатов эше булып чыкты

Хәбәр озак көттермәде...

10 апрель көнне без сайтка болай дип яздык: "Арча станциясендәге Көньяк урамы тыкрыгында кибет янындагы каеннардагы сыерчык ояларына күз төште. Үтеп барышлый. Ул сыерчык ояларын кемнәр куйды икән? Бәлки безгә әйтерсез. Беләсе иде. Игелеле эш. Тирәбездә яши мәрхәмәтле кешеләр".

Хөрмәтле сайтны укучылар, рәхмәт, бу язмага битараф калмадыгыз. "Шул урамда яшәүче Сөнгатов Вәкил абый!" -- дигән хәбәр килеп иреште безгә.

Эзләп таптык без Вәкил абыйны. Дөрестән дә, сыерчык ояларын ясаучы ул булып чыкты. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-- Шул тирәдә генә яшим мин, -- дип сөйләде Вәкил абый. -- Пенсиядә. Улым гаиләсе белән яшибез. Каеннар үсә торган урында чүплек иде анда. Чистарттык. агачлар утырттык. Алмагачлар да бар әле анда. Сыерчык ояларын да ел да карап, чистартып торабыз. Алар күмәкләшеп сайраша башласа, үзе бер күңелле! Табигать белән дус булырга кирәк. Үзебез өчен ич.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X