erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу тәвәккәллек түгел

“Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов махсус хәрби операция барган зонада булып кайтты

Ул яңа елга кадәр гуманитар йөкне озата барган иде. Анда безнең районнан киткән егетләр белән дә аралашкан. Махсус хәрби операция барган урында алгы сызыкта да булган.

Кайткач безнең белән очрашты, күргәннәре турында сөйләде, фикерләре белән уртаклашты, сорауларга җаваплар бирде.

– 21 декабрьдә махсус хәрби операция барган зонадагы якташларыбызга район халкы, хакимият, волонтерлар, “Сугышчан туганлык” җәмгыяте әгъзалары, оешмалар ярдәме белән җыелган гуманитар ярдәмне – кием-салым, медицина, шәхси гигиена кирәк-яраклары, беренче чиратта кирәк булган әйберләр, тимер мичләр һәм башкалар – озата бардым. Максатыбыз – исемле посылкаларны да ияләренә тапшыру иде. Шундый 55 посылка алып бардык. Бишесе башка районнардан, калганнары безнең районнан. Дөрес, барысының да кулларына биреп булмады, чөнки егетләрнең бер өлеше алгы сызыкта иде. Командирларына тапшырдык. Алмаган, дигән сүзләр булмады, димәк, ияләренә барып ирешкән.

Мин үзем базада офицерлар белән дә аралаштым, разведчиклар белән алгы сызыкта да булдым. Без туктаган урындагы дәвалау учреждениесендә ике көн тордык. Телефоннарыбыз тотмау сәбәпле, андагы симкаларны алып, мөмкин булганча егетләр белән аралаштык.

Сүз дә юк, алгы сызыкта җиңел түгел. Окоплар, блиндажларда яшиләр. Саклану чаралары – каскалар, бронежилетлар, корал барысында да бар. Сагыналар, өйләренә кайтасылары килә, ике арада элемтә өзелмәс, дип өметләнәләр.

Юл уңаеннан урындагы мәктәпкә дә кердек. Анда 100гә якын бала белем ала. Аларны безнең солдатлар саклый. Аларга да әйберләр калдырдык. Мәктәп директоры Ирина Владимировна район башлыгына һәм район халкына рәхмәтен белдерде.

– Сергей Лимусович, кеше арасында окопларда билдән су икән, дигән сүзләр йөри.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Без барында көн болытлы булса да, җылы, әмма бик пычрак иде. Яңгыр яумады. Башта хәрбиләштерелгән машинада, аннан көч-хәл белән пычрактан җәяү бардык. Окопларга кермәдем. Әмма без җылыта торган материаллар алып бардык. Идәннәренә такталар җәю мөмкинлеге бар. Күп нәрсә солдатларның үзләреннән тора. Февральдә анда чын рус кышы килә инде. Кар күп ява, салкыннары да  була.

–Социаль челтәрләрдәге гуманитар йөк белән машиналарга һөҗүм итәләр, дигән хәбәрләр дөреслеккә туры киләме?

– Юк. Фейк ул. Бөтен Россиядән баралар бит. Хәрәкәт көчле. Ни дисәң дә, хәрби тормыш. Ату тавышлары туктаусыз ишетелеп тора. Снаряд төшәргә дә мөмкин. Без бернинди каршылыкларсыз барып җиттек.

– Җирле халыкның мөнәсәбәте ниндирәк?

– Киеренке иделәр. Алар да кайчан бетәр инде, дип көтәләр.

– Куркытмадымы?

– Мин – офицер. Гомер буе хезмәт иттем. Минем өчен бу тәвәккәллек түгел, эш. Кирәк булды, берсүзсез бардым. Бурычымны үтәдем. Киләчәктә исемле посылкалар гына җибәрергә кирәк икән, дигән фикергә килдем. Бигрәк тә анда шәхси гигиена, медицина кирәк-яраклары, җылы киемнәр – көндәлектә тиз туза торган әйберләр кирәк. Гыйнварда да Арчадан гуманитар йөк китәчәк. Шуларны истә тотсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X