erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу хатны укымыйча калмагыз!

Безнең редакциягә дә шалтырата аласыз. Тел. 3-11-58.

Бу хатны укымый калмагыз!

Исәнме, Арча!

Сезгә Мамадыш районы Акташ авылыннан Рифат Имаметдинов яза. Армиядә булганыма 50 ел вакыт үткән. Мин армиядә хезмәт иткәндә “Татарстанда иң яхшы егетләр Арчада икән”, – дигән фикергә килдем. Бик яхшы егетләр, мәңге оныта торган түгел. Без Казахстанда хезмәт иттек. Үзем 1949 елгы. Иптәшләрем дә минем яшьтә иделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мансур Хөснетдиновны исән диеп беләм. Мөхәммәт Миңнуллин пешекче иде. Миңа ашарга төнлә белән дә алып килеп бирә иде. Наил Рахманов бик оста гармунчы, композитор. Ул армиядән кайткач үлде. Эт талап үтергән, диделәр. Мамадыштан Марсель Хәсәншин шулай ук мәрхүм булды, армиядән кайткач, өстенә агач төште.

Арчадан Шамил Хәбибуллин армиядән кайтыр вакыт җиткәч, Казахстанда бакыйлыкка күчте. Озатырга әтисе килгән иде. Ул үлеменең сәбәбен язып калдырган. Башкорт малае белән сүзгә килгәннәр. Кайтырга ике ай гына калган иде.

Мин Арча егетләре белән бик дус булдым. Хезмәттәшләрем, исән булсагыз, миңа җавап бирерсез диеп, ышанып калам. Телефоным: 88556329308Рифат Имаметдинов. Мамадыш-Акташ. Редакциядән: Хөрмәтле сайтны укучылар, бу хатны игътибар белән укып чыгыгыз. Исән-сау булганнар дәшми калмагыз. Бәлки хатта язылганнарның туганнары, танышлары булыр. Мәрхүм булсалар да, алар турында да яза аласыз. Рифат абый гына түгел, без дә шалтыратулар, хатлар көтәбез! Языгыз, шалтыратыгыз! Редакция телефоны: 3-11-58

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X