erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу җәйдә яңа пособиелар барлыкка киләчәк

1 августта эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан исәпләнәчәк, ә 1 июльдән авыр финанс хәлендә калган көмәнле хатын-кызларга матди ярдәм күрсәтеләчәк.

Бу җәйдә пенсионерларның кайбер категорияләре, балалы гаиләләр, шулай ук көмәнле хатын-кызлар яңа социаль түләүләргә яки инде билгеләнгән пособиеләрнең артуына өметләнә алачак. Urvista юридик компаниясе генераль директоры Алексей Петропольский «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, 1 августта эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан исәпләнәчәк. Аларның иминият пенсиясе 300 сумга диярлек (өч индивидуаль пенсия коэффициентына) арта. Август аенда шулай ук 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр һәр балага унар мең сум акча алачак.

Ә инде 1 июльдән авыр финанс хәлендә калган көмәнле хатын-кызларга матди ярдәм күрсәтеләчәк. Йөклелекнең иртә срогында (12 атнага кадәр) исәпкә басарга өлгергән очракта, алар 6350 сум акча алачак. 8 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче тулы булмаган гаиләләрне 5650 сум күләмендә айлык пособие көтә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Дөрес, әле тагын бер мөһим шарт бар – пособие алимент алганнан соң да мохтаҗ дип табылган гаиләләргә генә түләнәчәк», - дип искәртте Петропольский.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/08-06-2021/rossiyad-bu-yd-ya-a-posobielar-barlykka-kil-ch-k-5826173

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X