erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу үзәк балага һәм әнигә ярдәмгә килә

Ә минем йомыш икенчерәк. Эльмира ханым мактаган әлеге коллектив быел грант отты!

Без аның белән Арчаның 4нче балалар бакчасыннан бергә чыктык. Һәм Арча үзәгенә бер машинада да төштек. Ул  руль артында. Сөйләшә-сөйләшә барабыз. Үзе белән Эльмира Закирова, дип таныштырды.

Арткы утыргычта кызы Адилә дә бар. Арчаның 3нче мәктәбендә 1нче сыйныфта укый икән. “Бакчага ни йомыш белән килдегез?” – дип сорыйм. “Бүген (27 сентябрь) тәрбиячеләр көне, кызым Адиләнең тәрбиячеләре Лилия Мансуровна белән  Альбина Радиковнаны һөнәри бәйрәмнәре белән котладык, – дип сөйләде әңгәмәдәшем. – Бик әйбәт бакча. Инглиз теле, татар теле...”

 “Бала үсеше үзәге – Арчаның 4нче балалар бакчасы”нда 2019 елдан “Об-Раз” (общайся, развивайся) консультация үзәге эшләп килә. Бу үзәк әти-әниләр һәм бакчага йөрмәгән балалар өчен оешкан. 2019 елны алар инде грант оттылар. Һәм менә быел икенче тапкыр грантка ия булдылар.  “2019 елны да 1 млн сумлык грант оттык, быел да, – дип сөйләде бакча мөдире Наилә Сәмиева. – Бу акчага бик күп җиһазлар алдык. Барысы да балалар өчен. Узган ел үзәккә 30лап бала йөрде. Быел да шул санны туплыйбыз. Балалар үсеше өчен бик уңайлы үзәк”.

Безне Наилә Рәисовна әлеге үзәктә барган дәрескә дә чакырды. Үткән дүшәмбедә без ул дәрестә булдык. Көндезге сәгать 11 тулып килә. 3 яшькә кадәрле балалары белән килгән әниләр ял һәм уен бүлмәсенә җыелдылар. Нәниләр келәм җәелгән идәндә рәхәтләнеп тәгәри, уйный, таучыклардан шуып төшә... Сәгать 11 тулгач, музыка-дәрес бүлмәсенә дәштеләр. Әниләр түгәрәкләнеп урындыкларга утырдылар. Алларында уллары һәм кызлары. Тәрбияче апалары төрле кызыклы уеннарны башлады. Нәни куллар, аяклар, гәүдә хәрәкәткә килде. Аннан торып бастылар. Кояш-яңгыр уенын уйнадылар. “Кояшта йөрибез, йөгерәбез, безгә җылы, рәхәт, ой, яңгыр ява башлады, кулларыбыздан түбә ясап, яңгырдан ышык-ланабыз...”. “Ә хәзер әйдәгез, өстәл артына түгәрәкләнешеп утырып, рәсем ясыйбыз...” Өстәлләргә зәңгәр болыт ясалган кәгазьләр өләшенде. Балалар әниләре ярдәмендә бармакны буяуга тидереп алып, ак кәгазьгә яңгыр тамчыларын төшерделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дәресне педагог-психолог Алла Журавлева дәвам итте. Ул әниләргә үзенең файдалы киңәшләрен бирде. Бала төзек җөмләләр белән матур итеп сөйләшә, тәпиләре белән дөрес басып, гәүдәне төз тотып йөри белергә тиеш һ.б. Идәнгә аяк табанына массаж ясау өчен эшләнгән вак ташлы келәмнәр җәелде. Балалар шул “юлчык”тан йөрделәр. “Без бу келәмнәрне грант акчасына алдык”, – диде бакча мөдире Наилә Рәисовна. Балалар бергәләп “Нәни үрдәк балалары” дигән көйгә төрле хәрәкәтләр ясап биеп тә алдылар.

Әлбәттә, дәрестә башкарылган шөгыльләрнең барысын да язып бетереп булмый. Бу нәниләр өчен бөтенләй икенче мохит, дөнья. Сентябрь – дәресләрнең башланган ае. Шуңа да кайбер балалар көйсезләнә, тәрбияче апаларын тыңламый, үзенчә идәндә рәхәтләнеп тәгәри, йөри бирә... “Әкренләп балалар иптәшләренә, тәрбиячеләргә, гомуми мохиткә ияләнәчәк, – дип аңлатты өлкән тәрбияче Айзирә Галләмова. – Бүгенге көйсезлекләр бетәчәк, тәрбияче апаларын тыңлый һәм ул кушканнарны төгәл үти башлаячаклар. 3 яшь тулып бакчага килгәндә инде алар коллективка бик җиңел кереп китәчәк. Мондый дәресләр әниләр өчен дә файдалы. Алар балалар белән эшләргә өйрәнә”.

Әниләр белән дә сөйләштек. Ильвира Фролова: “Кызым Сәйдәгә яшь ярым, – дип сөйләде. – Әни (Гөлнара) белән бергәләп килдек. Безгә бик ошый”. Илсинә Шәрәфиева: “Улым Исламга 2 яшь. Без – әниләр өчен дә файдалы дәрес бу. Атнаның ике көнендә – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә шөгыльләнәбез”.

Баланың 1,5–2 яшьтә үзенә генә хас сәләте ачыла башлый, ди белгечләр. Димәк, бу үзәк нәкъ менә вакытында балага һәм әнигә ярдәмгә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X