erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Буада кош гриппы ачыкланган

Рәсми мәгълүматларга караганда,  районның Карлы авылында М. Хәйруллов хуҗалыгында кош гриппы авыруы булуы ачыкланган.

 

Кошлары үлә башлагач, анализ аларда кош гриппы булуын күрсәткән. Ачыкланганча,  хуҗа 27 сентябрьдә Чуашстанның Батыр районы Татар Согыты авылыннан шәхси эшмәкәрдән үрдәкләр сатып алган. Бүген районда әлеге мәсьәләгә багышланган гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Авыруны тиз арада йөгәнләү максатында фермер хуҗалыгында асралган кош-кортларны тиз арада  юк итәргә  кушылды.


“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге начальнигы Идрис Гатин әйтүенчә, фермер хуҗалыгында асралучы барлык кош-корт юк ителәчәк.

Районда Чуашстан республикасыннан кош-корт һәм азык сатып алучылар,  үз хуҗалыкларында кош-корт  үлеме күзтелгән очракта  кичекмәстән Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 йорт адресы буенча ветеринария берләшмәсенә яисә участок ветеринария табибына мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Белгечләр кош вирусының кошлар өчен генә түгел, кеше организмы өчен дә куркыныч булуын искәртәләр. Шуңа күрә авыру булганда  мөмкин кадәр тиз арада хәбәр итәргә кушалар.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: http://buinsk-tat.ru/news/kich-bgen-irtg/buada-kosh-grippy-chuashstan-respublikasynnan-satyp-algan-koshlarygyz-ls-bu-khakta-tiz-arada-khbr-itegez

Бу 1200нән күбрәк каз һәм 120ләп баш үрдәк, дигән сүз. Соңгыларын фермер 27 сентябрь көнне сатып ала. Ветеринария озатуы документлары булмый. Казларны июнь аеннан бирле үстерә. Башта үрдәкләр, аннан казлар авырый башлый. Авыру лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә ачыклана. Бүген хуҗалыкта авыруны юк итү, аның таралуына юл куймау максатында чаралар комплексы үткәрелә. Биредә кош-корт кына түгел, ә азык, хуҗалык кирәк-яраклары, агач әйберләр дә юк ителәчәк. Корылмалар дезинфекцияләнәчәк. Фермада киләсе ел дәвамында кош-корт асрау тыела.

Хөрмәтле райондашлар! Ул яклардан килеп арзан бәягә кош-корт сатучыларны очратсагыз, зинһар сатып алмагыз! Сак булыгыз!

 http://buinsk-tat.ru/news/kich-bgen-irtg/buada-kosh-grippy-achyklangan-kaz-rdklr-yandyryldy-foto

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X