erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген Арчада донорлар кан тапшыра (ВИДЕО)

Кан бирергә чират торалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчада донорлар көне иртәнге сәгать 8дә башланасын белә идек. Район мәдәният йортына нәкь 8дә килдек. Ә анда кеше! Чират торалар. ТР Сәламәтлек министрлыгының республика буенча кан үзәгенең мобиль бригадасы җитәкчесе Хәйдәр Абдрахманов: "Арчага килергә яратабыз, - ди. - Арча районы донорлык буенча алдынгы урында. Район үзәк хастаханәсе җитәкчелегенә рәхмәт, донорлар көнен тиешле дәрәҗәдә оештыра. Кем донор була ала дигән сорауга килгәндә, җитди авырулары булмаган 18 яшьтән  һәркем донор була ала. Донор булу бик игелекле эш. Монда кеше гомере турында сүз бара. Авыр хәлдә калган авыруга кан биреп ярдәм итәсең, кеше гомерен саклап каласың икән - бу бик кирәкле һәм игелекле гамәл. Кан бирүнең донор организмы өчен зыяны юк. Рәхмәт донорларга, шушы әһәмиятле чараны оештырган район үзәк хастаханәсе җитәкчелегенә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X