erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген Яңа Кенәрдә көрәштеләр

Көрәш каты барды. Берәүнең дә җиңеләсе килмәде.

Бүген, 19 гыйнварда, Яңа Кенәр мәктәбендә  2007-08, 2011 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Арча районы башлыгы призына көрәш буенча район беренчелеге узды. Ярышны ачу тантанасында Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улы, Татарстан Республикасының корэш федерациясе башкарма директоры  Таһиров Марсель Шәрифҗан улы катнашты.

Марсель Таһиров, Арча районында көрәшне үстерүгә керткән хезмәтләре өчен Яңа Кенәрнең ветеран көрәшчесе, күп батырлар тәрбияләгән тренер Салихов Илгиз Валиевичка, “Арча” спорт мәктәбе көрәш тренерлары Сәләхов Марат Радиковичка, Һидиятуллин Фәнил Фәнисовичка федерациянең рәхмәт хатларын тапшырды.

Биредә районыбыз мәктәпләрендә укучы иң яхшы 86 көрәшче бил алышты. Ярышлар ике келәмдә барды. Өч сәгатьтән артык барган көч сынашулардан соң, батырлар билгеләнде. Җиңүчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев котлады, медаль, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Команда беренчелегендә алдынгы урынны Ашытбаш урта мәктәбе көрәшчеләре яулады. 2 урын –  Яңа Кырлай мәктәбе
3 урын –  Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе
4 урын – Яңа Кенәр мәктәбе.

2011 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында җиңүчеләр:

30 кг:
1 урын –Ахунов Самир (АСОШ №6)
2 урын – Минуллин Раяз (Яңа Кырлай)
3 урын – Агдиуллин Әмир (Наласа)

33 кг:
1 урын – Файзрахманов Аяз (Ашытбаш)
2 урын – Гиззатуллин Илмаз (Наласа)
3 урын – Хакимуллин Нияз (АСОШ №6)

2007-08 нче елгы егетләр арасында:
45 кг:
1 урын – Габдрахманов Рәзил (Яңа Кенәр)
2 урын – Мингазов Эдуард (Лесхоз)
3 урын – Мухутдинов Әнвәр (Наласа)

50 кг:
1 урын – Курбангалиев Айнур (Яңа Кенәр)
2 урын – Валиуллин Данил (Иске Чүриле)
3 урын – Минзин Ильяр (Яңа Кырлай)

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

55 кг:
1 урын – Файзрахманов Рүзәл (Ашытбаш)
2 урын – Сабиров Адель (Яңа Кенәр)
3 урын – Загидуллин Реналь (Яңа Кырлай)

60 кг:
1 урын – Искандаров Ислам (АСОШ №6)
2 урын – Абдуллазянов Ирек (Ашытбаш)
3 урын – Мухаметзянов Ильяс (Наласа)

65 кг:
1 урын – Шакиров Рияз (АСОШ №6)
2 урын – Мухаметзянов Альмир (АСОШ №2)
3 урын – Галиев Инсаф (Иске Чүриле)

70 кг:
1 урын – Шакирзянов Рияз (Яңа Кенәр)
2 урын – Губаев Алмаз (Кәче)
3 урын – Габделхаев Алмаз (Ашытбаш)

75 кг:
1 урын – Валиев Илфар (Наласа)
2 урын – Ашуров Исмаил (Сикертән)
3 урын – Сагдиев Әлфис (Түбән Мәтәскә)

80 кг:
1 урын – Валиахметов Дияз (Кәче)
2 урын – Бухаров Камил (Урта Курса)
3 урын – Зиннатуллин Самат (Түбән Мәтәскә)

100 кг:
1 урын – Шакиров Булат (АСОШ №6)
2 урын – Гизатуллин Зөлфәт (Ашытбаш)
3 урын – Кашшапов Ренас (Яңа Кенәр)

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X