erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген Рәсүл Халиковка 18 яшь тулган булыр иде...

Авыр туфрагы җиңел булсын...

Бу хәл быел августта булды. Бөтен Арча тетрәнде: Казанда 17 яшьлек Арча егетен агачлыкта үлгән килеш таптылар.

Бүген Рәсүлнең туган көне! Туган көненә гитара  алачакмын... Бик теләде, дигән иде әнисе. Рәсүл гитаралы булган...

Рәсүлнең туган көнен белгән кебек әнисенең хәлен белдем. Туган көн икәнне Аллаһы Тәгалә сиздергәндер... Сүз уңаеннан Рәсүлнең үлем сәбәбе ачыкланмадымы, дип сорадым. Кызганыч, ачыкланмаган. Эшне япмаганнар әле... Рюкзагы белән телефоны да табылмаган.  Әнисе Алсу ханым, ярый әле гәүдәсе табылды, җир куенына иңдердек дип, шөкер итә. Гәүдәсе табылмаса, нихәлләр итәр идең... Рәсүлнең якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен. Ә Рәсүлгә Җәннәт ишекләре ачык булсын. Безнең бу сүзләребез якты бер истәлек булып барып ирешсен. Бүген Рәсүлгә 18 яшь...

Без Рәсүл турында быел сентябрь башында яздык. Шул язманың кайбер өлешләрен тагын бер кат тәкьдим итәбез.

..."Рәсүл Халиков бокс белән шөгыльләнгән. Иң элек тренеры Руслан Галәветдинов белән сөйләштек. “Рәсүл бокска 10 яшендә килде, -- дип сөйләде Руслан Галәветдинов. – Казанга укырга киткәнче бездә бокс белән шөгыльләнде. “Сез” дип кенә сөйләшә торган бик тәрбияле егет иде. Боксны яратты. Бик тырыш булды. Буе 180 см. Кап-кара чәчле, озын, матур егет. Республика ярышларында үз авырлыгында 1, 2нче урыннарны алды”.

Түбән Атыдан бокска бергә йөргән дус егете Рөстәм Каюмов: “Рәсүл ничектер минем күңелгә якын булды. Бик әйбәт иде ул. Бөтен ярышларга бергә йөрдек. Арча стадионында бергә йөгереп тә йөрдек әле. Күбрәк спорт темасына сөйләштек. Югалганын ишеткәч, исән генә булса ярар иде, дип теләдем... Әнисе белән сөйләштем. Менә ничек килеп чыкты. Бик кызганыч”. “Тәмәке, спиртлы эчемлекләр белән мавыга идеме?” – дип тә сорадым. “Ю-у-ук. Аллам сакласын. Спорт белән шөгыльләнгән кеше тәмәке тарта, спиртлы эчемлек эчә димени?! Рәсүл бөтенләй андый кеше түгел!”

Рәсүл Арчаның 2нче мәктәбендә укыган. Сыйныф җитәкчесе, директор урынбасары Фәрдия Нәбиуллина: “5нче сыйныфтан мин Рәсүлнең сыйныф җитәкчесе булдым, -- дип сөйләде. – Бик акыллы бала иде. Үзе тыйнак, һәрбер сүзне үтәп баручан, тыныч, артык шук та түгел иде. Волейбол, бокс ярышларында катнашты. Тавышлы компанияләрдә йөргән бала түгел ул. Укуы да начар булмады.  9ны бетереп, Казанга техникумга укырга керде. Мондый хәбәрне ишетүе бик авыр...”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәктәптә бергә укыган сыйныфташлары Рәсүлне соңгы юлга Кайбычка озатырга баралар. Әнисе Алсу ханымның туган ягына җирлиләр. Озатырга барган сыйныфташы Алан Динмәхәммәтов: “Дуслашучан, әйбәт малай иде, -- дип сөйләде. – 8 сыйныфтан мәчеткә бергә өч малай йөрдек. Аллаһы Тәгаләне бар дип белгән кеше бервакытта да начарлык эшләмәс”.

Рәсүлнең әти-әнисе, апасы, энекәшләре (алар дүрт бала иде) Арчаның шәрык өлешендә яши. Әнисенең хәлен белергә өйләренә бардык. “Тынычландыра торган дарулар гына эчеп торам, -- дип сөйләде Алсу ханым. – Баланы югалтуы бик авыр. Гел телефон аша сөйләшеп тордык. Ике арада хәбәрләр өзелгәч, исән генә була күрсен дип теләдем... Ярый әле гәүдәсе табылды. Җир куенына иңдердек. Гәүдәсен таба алмасаң – ул хәсрәтләргә ничек түзәр идең... Казанда техникумда укыды. Без гел сөйләшеп, аралашып тордык. Каникул вакытында Казанда машина юды, аз булса да акча эшләде. Безнең тормышлар да, үзегез күрәсез, тыйнак. Бала вакыттан акча, чипсы, кока-кола дип тә исе китмәде аның. Безнең дүрт бала. Иң олысына 20 яшь. Кечесе бакчага йөри. Бик авыр... Без Рәсүл белән сөйләшеп туймадык. Ике дус кебек идек. Шаяртырга яратты. Әни мин сине яратам, дип СМСлар җибәрер иде. Әтисе белән дә дус булдылар”.

--Рәсүл – исеме бигрәк матур.

--Әйе, безнең әби дә, бигрәк мәгънәле исем кушкансыз, Рәсүл ул Пәйгамбәр исеме, Алаһы Тәгаләнең яратканы, дип әйтер иде. Рәсүл 5 килолы бала булып туды. Әмма мин аны бик җиңел таптым. Шундый җиңел якты дөньяга килеп чыкты ул. Һәм тормышта да аңа бөтен нәрсә җиңел бирелде. Спортта да җиңүләргә җиңел ирешер иде. Үзлегеннән гитарада уйнарга өйрәнде.  Аллаһы Тәгалә аны яратты. Туган көне 3 ноябрьдә. 18 яше тулганын бик көтте. Улым, кая ашыгасың, дияр идем...

...Тынлык урнашты. Юатырга сүз табып булмый. Кыска гомерле булган. Бернишләп тә булмый. “Үлемнең сәбәбен бик тә беләсем килә, -- диде ана гаҗизләнеп. -- Гаеплеләр барыбер дә җәзасын алачак. Минем җанымның сызлавы аларга күчәчәк...”.

Сүзләребез Рәсүлгә дога булып барып ирешсен.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X