Бүген Сикертәндә шаулап-гөрләп сабантуе үтте
Бик матур булды.
Казаннан "Ак Барс" Холдинг компаниясе" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Егоров Иван Михайлович урынбасары белән кайтты. Арчадан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты. "Ак Барс" агрокомплексы җитәкчесе Шәйдулла Сәләхов ачып җибәрде. Сабантуйны Казан артистлары алып барды. Ат чабышы, төрле уеннар, җыр-биюләр белән бик күңелле үтте милли бәйрәм.Көрәшчеләр дә хәйран җыелган иде. Авыр үлчәүдә (75+) Арча сабантуе баш батыры Альберт Ситдыйков җиңде. 2нче урынны Илшат Һидиятов алды. 3нче урында - Сабаның баш батыры Сикертән кияве Дилүс Закиров. Ә 75 кг.үлчәүдә 1нче урында - Инсаф Кәримуллин, 2нче - Рамил Хәкимҗанов, 3нче - Иске Кишеттән Раниль Хәйретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев