erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген урманчылар ярышты (ВИДЕО)

Нинди күңелле көн булды!

Урманчылар эшли дә, һөнәри осталыкка ярыша да һәм бәйрәм дә итә беләләр. Күңелле көн булды. Урманчылар 23 төрле сынау пша үттеләр.Ат туардылар һәм җиктеләр, урман үләннәрен һәм җимеш орлыкларын билгеләделәр, агачны тигезлеккә кистеләр, агачларның озынлыгын һәм киңлеген билгеләделәр һ.б. Мари Иленнән дә килгән иделәр. Дүрт команда ярышты. Шуның бер командасы Мари Иленнән килгән Мари татарлары командасы. Җитәкчеләре - Нурия Хәбибуллина. Арча урманчылыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин һәм Арча урман хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Сәләхов командалар белән бергә булдылар. Ярышларның ахыры бүләкләүләр белән тәмамланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, эшләрендә уңышлар теләде. Хезмәт алдынгылары бүләкләнде. Казаннан артистлар кайткан иде. Рөстәм Закиров та улы Айрат белән якташларына концерт куйды. Айрат саксофонда уйнады. Матур уйнады, молодец! Урманчылар арасында үзләренең артистлары бар. Уйныйлар да, җырлыйлар да.Тулырак итеп район газетасында язарбыз

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X