erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Букчалар кемнәргә тапшырылды?

“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит”

Тиздән беренче сентябрь. Традиция буенча “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” республика акциясе башланып китте.

Арчаның икенче мәктәбендә ул тантаналы төстә үтте. Чәчәкләр арасында (мәктәп территориясе гөлбакчага әверелгән) үзләре дә чәчәкләрдәй басып торган булачак укучылар өчен чын бәйрәмгә әйләнде.

Мәктәпләрдә узган елның языннан бирле мондый чараларның булганы юк иде. Ул көнне мәктәп ишегалды балалар тавышыннан гөрләп торды. 22 беренче сыйныфка баручы укучы, аларның әти-әниләре катнашты анда. Укучылар, укытучылар балаларның күңелләрен ачты. Чөнки тантана уеннар, җырлар, күмәк биюләр белән башланды.

Беренче булып булачак укучылар каршына Незнайка йөгереп чыкты. “Укырга түгел, өйләнергә телим”, – диде ул. Моны ишетеп алган Ялкаулыкка шул җитә калды. Ярый әле Незнайкага табиб тиз ярдәмгә килде. Аның үтемле “дәвасыннан соң: “Мәктәпкә барам”, – диде Незнайка, хәтта сынаулар да үтте. Менә шундый кызыклы мизгелләр белән сизмичә дә мәктәп тормышына кереп китте малайлар һәм кызлар. Ә аны тагын да тулыландыру өчен нәрсә кирәк? Әлбәттә, букча.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Тиздән, бик тиздән сез мәктәпкә килеп, үзегезнең беренче укытучыгыз белән очрашасыз. Сизәм, ул көнне сез көтеп ала алмыйсыз. Безнең мәктәп бусагасыннан быел 83 бала белем иленә атлап керәчәк. Бүген шуларның 22сенә район башлыгы, җитәкчеләр, эшмәкәрләр, депутатлар исеменнән букчалар тапшырырга җыелдык. Мәктәп сезгә шатлыклы мизгелләр генә бүләк итсен, бу букчалар яхшы билгеләр белән генә тулсын, – диде Арчаның мәктәп җитәкчесе Гөлназ Гыйниятуллина.

– “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” республика акциясе башланып китте. Аны үткәрү бездә матур традициягә әверелде. Район, оешма, предприятие  җитәкчеләре, районның шәхси эшмәкәрләре – бар да бу изге эшкә үз өлешләрен кертергә тырыша, – диде бәйрәмдә катнашкан Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов. – Быел районда 722 бала беренче сыйныфка бара. Шулардан аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 240 балага шушы акция кысаларында уку өчен кирәк-яраклар белән букча тапшырыла. Безнең өмет сездә, ягъни киләчәк буында. Яхшы укыгыз, белем иленең бөтен серләренә төшенегез. Бу өлкәдә укытучылар сезгә ярдәм итәр.

Ата-аналар исеменнән Вероника Тумакова хакимияткә, ярдәм кулы сузган барлык җитәкчеләргә олы рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X