erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Булачак президент Арчада яши

Беркөн район фермерлары җыелышында эшмәкәрләр һәм фермерларның район берлеге рәисе Назыйм Сибәгатов  сүз алды. Аның чыгышлары һәрвакыт ялкынлы, кызыклы була.

 

 

Эшмәкәр бу юлы шиншилла дигән искитмәле җәнлек турында сөйләде, шундый тәмләп сөйләде, тизрәк шуларны күрәсе, сыйпап карыйсы килде. Һәм ул минем кызыксынуымны аңлап өенә чакырды.

Кереп бераз сөйләшеп утырдык. Назыйм әфәндене районда беренче эшмәкәрләрнең берсе буларак беләм. Ул үзе тумышы белән Арчадан, Казанда заводта эшләгән, заводның Томск шәһәрендә филиалы ачылгач шунда киткән. “Мин 1988 елда “Ковбой” дигән кооператив ачып 4 мең дуңгыз асрадым, – ди ул. – Эшләр алга китте, ярыйсы гына табыш ала башладык. Үземә “Волга” машинасы алырга, эшчеләргә йортлар салырга, дип план корып йөри идем. Әмма ирек бирмәделәр, барын да тартып алдылар”. Еллары да шундый  иде бит аның, болганчык суда балык тота торган еллар...

Сүз башы бит Шүрәле дигәндәй, минем тизрәк сөйкемле җәнлекләр темасына күчәсе килә.

– Ә анысы – улым Солтан өлкәсенә карый, – диде ул. – Хәзер аны чакырабыз, шиншиллалар белән ул шөгыльләнә.

Солтан бик итагатьле итеп күреште, тәрбияле, акыллы бала икәнлеге күренеп тора. Тик Назыйм әфәнде минем бераз аптырабрак калганны сизде булса кирәк.

– Солтан Арчаның беренче номерлы урта мәктәбендә җиденче сыйныфта укый, – дип аңлатма биреп китте. – Узган ел укучылар арасында бизнес-проектлар эшләү буенча конкурста икенче урынны алды. Быел менә шиншиллалар үрчетү буенча бизнес-проект әзерли. Киләсе елга, исән-сау булсак, паспорт алачак, паспорт алгач шәхси эшмәкәр була ала.

Мин инде Солтанны тыңларга әзер идем. Тик әти кеше иң кызыклы өлешен әйтеп бетермәгән икән: “Солтан бакчага йөргәндә балаларга: “Киләчәктә кем булырга телисең?” – дигән сорау бирәләр. Кайсы укытучы, кайсы табиб, кайсы директор булам, ди. Ә Солтан: “ Мин президент булам?” – ди. Мондый җавапка үзебез дә гаҗәпләнгән идек. Видеосы да саклана әле.

Бераздан мин булачак президент белән әңгәмә кора, дөресрәге, аны кызыксынып тыңлый идем инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шиншиллалар Көньяк Америкада, Чилида диңгез өсте биеклегеннән 5 километр биеклектә яшиләр, – дип сөйләп китте Солтан. – Анда бит кискен континенталь климат – көндез эссе, төнлә салкын. Алар өчен 16–20 градус җылы кирәк, шуңа көндез йоклыйлар, төнлә чыгалар. Кулга бик тиз ияләшәләр. Йортта асрау өчен дә бик уңайлылар. Бернинди исләре юк, чөнки тир бизләре юк, аллергия дә тудырмыйлар. Артык зур да түгелләр – 800–850 грамм авырлыкта. Елга өч тапкыр 1–5 бала китерәләр.

– Әйдәгез, сыйпап карыйсы килә дигән идегез, үзләре янына чыгабыз, – диде Назыйм әфәнде. – Аларга артык зур урын да кирәкми. Ашату, җыештыру эшләрен Солтан үзе башкара.

Чыннан да, нинди сөйкемле җан ияләре! Ул йомшаклыклары! Нәкъ

 мамык диярсең. Бактың исә, бер йон бөртегеннән 60–80 тармак чыга икән! Шуңа мехлары бик югары бәяләнә.

– Башта ата, бер ана алып кайттык, – ди Н.Сибәгатов. – Нинди исем кушыйк икән үзләренә дип уйланып тора идек, шунда Солтан: “Адәм һәм Һава  дип кушыйк”, – диде. Ни өчен алай дип сорагач: “Алар бит – беренчеләр”, – диде.

Җәнлекләрне 500 башка җиткерергә уйлыйлар.

Ильяс Фәттахов

 

<iframe width="560" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/JLDJGvw4Jx0" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture" allowfullscreen></iframe>

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X