erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Булмас димә: Курса Почмак "Агафья"сы - Рәкыясы

Булмас, димә, дөнья бу.

Курса Почмакта яшәүче Миннуллина Рәкыя апа яшәгән йортны эзләп киттек. 
- Авылдага газчы белән пенсия китерүче хат ташучыдан тыш өенә беркемне дә кертми. Бер ялгызы яши. Үз акылында. Кибеткә чыгып әйберләр ала, акчасын тиененә кадәр саный. Пенсиясен дә санап ала. Картлар йортына да илтеп булмый. Бик каты сүгенә. Аннан аны өеннән алып чыгып та,  картлар йортында тотып торып та булмаячак, - диде опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина. - Газчы белән бер кешебез өенә кергән иде. Аның сөйләве буенча,  картон каплар ташып өй эчен шулар белән әйләндереп алган. Уртада бер кровать тора. Мичкә якмый. Газ плитәсенең бер камфоркасы гына эшли. Ярдәм итәсебез килә, тик ничек? Белмибез.
Рафия Гомәровна һәм Руслан Әһлиев Рәкыя апага күчтәнәчләр алып килгәннәр иде. Капкасын такталар белән терәтеп куйган. Алып беререрлек булмады ул такталарны, Руслан капка өстеннән сикереп төште. Кердек. Боз каткан тәрәзәне шакыйбыз. 
- Ничек кердегез? Милиция чакыртам хәзер, - дип кычкырганы ишетелде.

- Газ плитәсен карарга килдек, - дибез.
- Тугызынчы тапкыр киләсез бит инде, - ди бу.
Күрәсең, бөтен кеше газ карыйм, ди, күрәсең. Газ оператопына гына ача бит.
Шулай да ишеккә чыкты. Өенә кертүен сораганнар иде... китте сүгенеп. Гомер итеп ирләрнең дә алай сүгенгәннәрен ишеткән юк иде. Күчтәнәчләрне алды үзе.
- Бик күп булган. Күпме акча бирим, - дип тә сорады. Акча кирәкми, дигәч, аптырады. Өй җылыткыч алып килсәк, кертәсезме, диюгә тагын... сүгенергә тотынды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ничек ярдәм итеп була бу апага?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X