erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Булыша алуыма сөенәм”

Тукталырга исәп юк, тагын дәвам итәчәкмен.

Яңа Кенәр авылында яшәүче Алсу Гарипова махсус хәрби операция барган җиргә алгы сызыкка җибәрү өчен алты капчык бинт әзерләгән.

Ленар (әфган сугышы ветераны) һәм Алсу Гариповлар Яңа Кенәрдә кибет тоталар. Үз “Газель” машиналары бар. Районда гуманитар ярдәм туплау белән шөгыльләнә башлагач, алар беренчеләрдән булып ярдәм оештыру, күрсәтүгә кереп киткәннәр.

– Авыл халкы махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен әйберләр китерә башлады. Күпләп җыелгач, Ленар үз машинасында шуларны илтеп кайтты. Бу ноябрь аенда булды. Аннан соң тагын ике тапкыр шул якларга барып, ярдәм илтеп кайтты инде ул, – диде Алсу.

Алсуның да бу изге эштән читтә каласы килми. Аның Казанда туганы эшли икән. “Ярдәм итәргә телисәң, госпиталь өчен простынялар, алгы сызыкта яралыларның яраларын бәйләү өчен бинтлар әзерлә”, – дигән ул аңа.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Авыл халкына да бу хакта җиткердем. Яңа яисә тотылган, әмма чиста простынялар китерә башладылар. Аларны Казанга илтеп кайттым. Туганым да атна саен кайтып алып китә. Ә үзем ак простыня яки материаллардан 16 сантиметр киңлектә итеп алты капчык бинт әзерләдем.  Минем бинтлар яралы солдатларыбызга ярдәм күрсәтү өчен кулланылачак. Аз гына булса да ярдәмем тиеп, бер солдатның гына булса да гомерен саклап  кала алсам, мин бик бәхетле булыр идем, – диде Алсу.

– Аларны үзегез генә әзерлисезме? Булышучылдар бармы? Ничек өлгерәсез?

– Берүзем. Кыш көне ул кадәр эш күп түгел. Кич кайтам, вак-төяк эшләрне бетерәм дә, шуңа тотынам. Буш вакытларымда шуның белән генә утырам. Алты капчык бинт илтеп тапшырдым инде, моның белән генә тукталырга исәп юк, тагын дәвам итәчәкмен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X